Тема урока: "«Тавык, Тычкан, һәм Көртлек» әкиятендәге яңа лексика"

Разделы: Внеклассная работа, Конкурс «Презентация к уроку»


Презентация к уроку

Загрузить презентацию (28 МБ)


Дәрес тибы: ЛКФ

Дәрес максатлары:

  • Укытучы өчен:
  • «Тавык, Тычкан һәм Көтлек» әкиятендәге яңа сүзләр белән таныштыру, «алып бара», «алып кайта» формаларын кулланылышка кертү.
  • Чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү.
  • Хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт булдыру, ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучанлык сыйфатларын тәрбияләү.
  • Укучы өчен:
  • «Алып бара», «алып кайта» формаларын сөйләмдә куллануны камилләштерү.
  • Әкиятнең эчтәлеген аңлау өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү.
  • Җиһазлау: дәреслек (65-66 битләр), методик ярдәмлек, дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар, аудиоматериал.

Дәрес барышы:

I. Оештыру

1) Уңай психологик халәт тудыру
2) Укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе

II. Өй эшен тикшерү

Ипинең ничек пешүе турында сөйләү; эчтәлек сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.
Үзбәя бирү

III. Яңа сүзләр белән таныштыру

1 нче слайд. Слайдта рәсемнәр. Русча-татарча тәрҗемә һәм транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр.

Тавык – [таwық]
Тычкан – [тычқан]
Көртлек – [қөртлөк]
Беркөнне – [бэркөннө]
Яга – [йа°ға]
Куя – [қуйа]

Авазларны дөрес әйтү күнекмәсе булдырыла:

[а°] – олаштырабыз
[қ] – каты итеп әйтәбез
Бу билгеләр – авазоарны ничек әйтелергә тиешлекне күрсәтү турында әйтеп китү. Һәм авазлар аерым әйттерелә.

1. Слайдта бирелгән яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау (семантизация).

2. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатлау)
– яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны кабатлау;
– сүзне тулысынча әйтү;
– сүзтезмәләр төзеп әйтү (укучыларга ярдәмгә 2нче слайд килә).

– яңа сүзләр белән җөмләләр төзү.

Мисал:
– Тавык арпа бөртеге ашый.
– Соры тычкан тиз йөгерә.
– Зур көртлек оча.
– Беркөнне мин кинога бардым.
– Әни мичкә яга.
– Укучы китапны өстәлгә куя.

Үзбәя бирү

Ситуатив күнегүләр эшләү.

3. Яңа сүзләрне тәрҗемәсе белән сүзлеккә язу (дәфтәр)
4. Физминутка

Тексты слайдта булырга мөмкин:

Яңа сүзләрне сөйләмдә куллануны ныгыту.

1) «Тәрҗемәче» уены. Балалар парларда бер-берсеннән сүзләрнең тәрҗемәсен  сорыйлар. Үзбәя

2) 65нче бит, 2нче күнегү.
Түбәндәге фигыльләрне юклык формасында балалардан әйттерү: таба, бара, алып кайта, изә, яга, куя, пешә, ашый. Үзбәя

3) 65нче бит, 3нче күнегү. Үзбәя
«Алып бара», «алып кайта» формаларын кертү.
– укып чыгу;
– сүзлекләргә язу.

4) Ситуатив күнегүләр

66нчы бит, 4нче күнегү.
Үзем алмашлыгын искә төшерү – 5нче күнегү.

5) Аудирование

– тыңлап кителгән сүзләр арасыннан [ч] авазы кергән сүзләрне билгеләү (сүз очраган саен балалар кул күтәрә) (тычкан, тавык, мич, бөртек, көртлек, уңган, чөнки, ачык, матур, әкрен)
– тыңланган  җөмлә парларының икенчесенә нәрсә өстәлгән, соравына җавап бирү:

1) Тавык тапты.
Тавык арпа бөтреге тапты.

2) Тавык онны алып кайты.
Тавык онны үзе алып кайтты.

3) Ипи үсә.
Ипи басуда үсә.

– сүзләр тыңлап, алар арасыннан хәрәкәтне белдергән сүзләрне күрсәтү (тапты, китте, тычкан, якты, кайтты, куйды, тавык, эшләде, көртлек).
– сүзләрне тыңлап, аларга туры килердәй сыйфат өстәү (ипи, малай, утын, он, мич, басу)

Үзбәя бирү.

V. Рефлексия. Нинди яңа сүзләр белән таныштык. Алар ни өчен кирәк була? Үзбәя бирү.

VI. Өй эше. 66нчы бит, 6нчы күнегү.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. Хәйдарова Р.З. Татар теле дәресләре: 5нче сыйныф: Рус телендә сөйләшүче балалар өчен эшләүче укытучылар өчен кулланма / Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина. – Казан: Мәгариф, 2006. – 68 б.
  2. Хәйдәрова Р.З. Татар теле: Рус телендә гомуми белем бирүче мәкт. 5нче сыйныфы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/ Р.З. Хәйдәрова, З.Р. Нәҗипова. – Казан: Мәгариф, 2008. – 200 б.
  3. http://balachaga.ru/fizkultminutki/

Приложение 1