Урок окружающего мира по теме "Откуда в наш дом приходят вода, газ, электричество?" 1-й класс

Разделы: Начальная школа

Класс: 1


Максат: безнең өйләрдәге су, газ, электрның кеше хезмәте нәтиҗәсендә терек булмаган табигатьтән  барлыкка килүен күзаллау; көнкүреш җиһазлары һәм алар  белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү  турындагы белемнәрен ныгыту; су, газ, электрның безнең өйләргә ничек килүен аңлау.

Дәреснең тибы: Яңа төшенчәләр бирү һәм яңа теманы ныгыту.

Предметара бәйләнеш: география, ОБЖ, физика.

УУД (универсаль уку гамәлләре): 

Көйләгеч (регулятив):
Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара  бәйләү; куелган максат буенча эшләрне башкару, һәр  үзләштерәсе темага эш барышында телдән аңлатма бирү.

Танып-белү: өйдә ут, су, электр җиһазлары тере булмаган табигый байлык-лары кулланылган кеше хезмәте нәтиҗәсе икәнлеге турында төшенчә бирү; су, электр табу, өйләргә керү юлларын өйрәнү; көнкүреш җиһазлары белән дөрес эш итәргә өйрәтү.

Коммуникатив: сөйләм төзеп диалог төзергә өйрәнү; иптәшеңнең эшчәнле-ген бәяләү, фикерне тулы әйтә белү. 

Шәхес буларак: бер- беренә ярдәмләшү.

Җиһазлау: презентация, проектор, экран, карточкалар, мэнэдж мэт, глобус, шәм, шырпы.

Уку әсбабы: “Әйләнә-тирә дөнья” дәреслеге, эш дәфтәре (автор А.А.    Плешаков, М.Ю. Новицкая, М., «Мәгариф», 2011). 

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше.  ХАЙ ФАЙВ. (“Бишне бир” тынычлык сигналы бирү һәм игътибарлылыкны туплау.)

Янәшә һәм кара- каршы күршеләр белән елмаеп исәнләшү.

1. Узган дәресне искә төшерү

(Гаилә турында сөйләшкән идек, проект эшен башлап җибәрдек. 4 ел буена бу эшне дәвам итәчәкбез).

2. МИКС-ПЭА-ШЭА Музыка

– Терек һәм терек булмаган  табигать турында нәрсә әйтә аласыз? (Терек табигатьтә туалар, үсәләр, тукланалар, нәсел калдыралар, үләләр).

– Без дөнья белән ничек аралашабыз? (Күреп, ишетеп, тәм сизү, ис сизү, тиеп сизү)

– Агачлар белән куакларны бер-береннән ничек аерырга? (Агачларда бер генә кәүсә була, ә куакта җирдән берничә кәүсә чыга).

– Хайваннар нинди төрләргә бүленә? (Бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, балыклар, җир-су хайваннары) .

II. Яңа тема өстендә эш

– Без иртән уянгач та нишлибез?  
– Ул арада әни нәрсәләр эшли?
– Димәк, без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләшербез икән?
– Безнең өйгә аларның ни өчен кирәклеген сөйләшеп китик әле. (Җаваплар).  

Дәреслек 58 бит. Слайд №2 (Терек булмаган табигатьне без ничек куллануыбыз турында әңгәмә).

1. – Әйдәгез, борын-борын заманнарны искә төшереп үтик.    Ул вакытта кешеләр эчәр өчен суны чишмәләрдән алганнар. Аннан коелар казый башлаганнар. Тора-бара урамнарга колонкалар куела башлаган. Ә хәзер суны кайдан алабыз? (Өйләргә торбалар аша килә).

Слайд №3. Җир йөзенең бик әз өлеше генә коры җирдән  торса, калганнарын су алып тора. Төче су бик әз. Ул чишмәләрдән, күп өлеше бозлыклардан  тора. (Глобустан карау).

Без эчә торган су җир астыннан килә. Бик тирәннән насос ярдәмендә суыртып алалар, башняларны тутыралар. Шуннан торбалар буйлап тәмле су безнең краннарга килә. Җир йөзендә суга тилмереп яшәүчеләр дә бар. Шуңа суны әрәм-шәрәм итмичә, саклап тотарга кирәк. Краннан суның тамып торганын күрсәгез, тизрәк туктатырга ашыгыгыз. Чишмәләрне пычратмагыз. Чөнки әле хәзер дә чишмәләр безне тәмле су белән тәэмин итә.
– Сезнең авылларда нинди чишмәләр бар? Аларны ничек саклыйлар?

Слайд №4

 2. Элек ашны кайда пешергәннәр? (Бик борынгы заманнарда учакта. Аннан мичтә. Утны бик саклап тотканнар). Ә торакларны ничек яктыртканнар?

Слайд №5    Кешеләр борынгы заманнарда учак яктысыннан һәм җылысыннан файдаланганнар.

Слайд №6.  Вакыт үтү белән кешеләр учакта таякның янганын  күргәннәр. Шулай итеп факел барлыкка килгән.

Слайд №7.  Соңрак кешеләр өйләрне яктырту өчен чыра куллана башлаганнар.

Слайд №8.  

Бераз вакыт үткәч, кечкенә савытларга май салганнар,
аңа җептән фитиль куйганнар да яндырганнар.
Шулай лампалар барлыкка килгән.

Слайд №9. Ә тагын да соңрак кешеләр шәм уйлап тапканнар.

Слайд № 10

Бервакыт бер акыллы кеше лампочка уйлап тапкан.
Ул якты, уңайлы һәм куркынычсыз да.

Кешегә чыралар, шәмнәр белән өйне яктырту бик җайсыз булган. Шулай ук янгын чыгу куркынычы да янаган. Һәм кеше, үзенең акылын, хезмәт сөючәнлеген, терек булмаган табигатьнең байлыгын кулланып, моннан чыгу юлын тапкан. Ул бик күп кызыклы әйберләр уйлап тапкан.
Табигатьтә дә электр очрый (яшен, электр балыгы-скат). Өйдә электрны ничек кулланабыз? (Җаваплар)
 
Слайд № 11.

Электр безгә ничек килә икән? Слайд № 12, 13.

Кирәк урынга электр үткәрү өчен электрүткәргеч чыбыклар сузалар. Сезнең биек баганалар күргәнегез бар, алар терәк хезмәтен үти. Багана башында үткәргеч чыбыклар сузылган. Шул чыбыклар аша электростанциядән төрле шәһәр һәм авылларга электр килә. Ул яңадан электрны көйләү җайланмасы булган трансформаторга килә. Шуннан соң сезнең өйләрдә өйләргә килә һәм электр приборлары эшли.

22 декабрь – Энергетиклар көне. Слайды № 14, 15, 16.

Куркынычсызлык кагыйдәләре:

– юар (чистартыр) алдыннан (суыткычны яисә башка электр җиһазын) электр челтәреннән аерырга;
– электр бритвасы яки фен юеш булса яки ток йөртүче чыбыклары чыгып торса, алардан файдаланмаска;
– өзгечкә, розеткага, электр җиһазларына юеш кул белән тотынмаска;
– электр вилкасын розеткадан шнурыннан тартып алмаска;
– тышчасыз электр чыбыгына беркайчан да кагылмаска;
– розеткага берничә приборны берьюлы тоташтырмаска тырышырга;
– ток үткәргечләрнең изоляциясе бозылган урыннарны кичекмәстән төзәтергә, ләкин сез түгел;
– өйдән чыгып киткәндә электр җиһазларын челтәргә тоташтырган килеш калдырма;

3. Өйдә газны ничек кулланабыз? Ул өйгә ничек килә икән? (Газ җир астыннан нефть белән дә, үзен генә дә чыгаралар. Алдан нефть белән чыкканын яндыралар иде, хәзер төрле әйберләр ясау өчен куллана башладылар). Слайд № 17.

Куркынычсызлык кагыйдәләре. 04 – газ хезмәте, 01 – янгын.

Слайды № 18, 19, 20

Эш дәфтәре 44 бит, №1. Дөрес җавапларны тамгаларга.

III. Ныгыту.   ТЭЙК ОФ ТАЧ ДАУН.  (Килешсә – баса, килешмәсә – утыра)

– Өйдә шырпы белән уйнарга ярамый.
– Суга чүп-чар атарга ярый.
– Олылар өйдә югында электр приборларына кагылырга ярамый.
– Газ плитәсе уенчык түгел.
– Юеш кул белән электр приборларына кагылмаска.
– Яңа елда көне-төне  чыршы утларын яндырырга кирәк.
– Бүген дәрестә сөйләшкән куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә, олылар сүзен тыңларга кирәк.

IV. Рефлекция. Слайд № 21.

Үзбәя

– Мин бүген … белдем.
– Мин ... аңладым.
– Мин ... булдырам.
– Миңа ... гаҗәпләндерде.
– Мин ... аңлап җиткермәдем.

Куркынычсызлык кагыйдәләрен, әти-әниләребезнең сүзләрен без һәрвакыт үтәргә тиешбез. Шуңа күрә  бу темаларга аерым-аерым класс сәгатьләрендә тагын сөйләшәчәкбез. Дәрестә актив булганыгыз өчен рәхмәт.