Урок татарской литературы для русскоязычных детей на тему «"Р.Мингалимнең “Дөньяда бер эт бар иде шигыре өстендә эш”». 4-й класс

Разделы: Начальная школа

Класс: 4


Максат:

  1. Р.Мингалимнең “Дөньяда бер эт бар иде” шигыре белән таныштыру;
  2. Укучыларның сәнгатьле, йөгерек, аңлап уку, телдән аралашу күнекмәләрен камилләштерү;
  3. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү; укучыларны уйлау-чагыштыру нәтиҗәсендә дөрес юл сайларга өйрәтү өстендә эшне дәвам итү;
  4. Төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен ныгыту;
  5. Хайваннарга ихтирам, шәфкатьлелек, кайгыртучанлык, мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:

  1. Р.Мингалим китаплары;
  2. Р.Мингалимнең портреты;
  3. “Серле тартма”;
  4. “Хайваннарны рәнҗетмәгез!” җөмләсен төзү өчен хәрефләр;
  5. жетоннар;
  6. көн турында сөйләшү өчен сораулар язылган карточкалар;
  7. “Артык хәрефләр” уены өчен таблицалар;
  8. Р.Мингалимнең иҗаты турында русча язылган җөмләләр белән конвертлар
  9. Сүзлекчә сүзләре язылган карточкалар.

Дәреслек:: Р.З. Хәйдарова “Татар теле һәм уку китабы” (Рус телендә башлангыч белем бирү мәктәбенең 4нче сыйныфы өчен дәреслек)

Дәреснең барышы

I. Оештыру моменты. Исәнләшү.

-Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез! Саумысыз!

- Хәерле көн,укучылар!

- Хәерле көн!

- Хәлләрегез ничек?

- Рәхмәт, яхшы!

- Кәефләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек! Татар телен өйрәнергә дип килдек без.

-Укучылар, без бүгенге дәрестә төркемнәрдә эшләрбез. ( Класс 3 төркемгә бүленә, укучылар төркемләп утыралар).

- Балалар, дәресебездә “Серле тартма” ның әйтәсе килгә серен чишәрбез. (Укытучының өстәлендә матур итеп бизәлгән тартма, аның эчендә хәрефләр).

 Һәр биремне эшләгән саен, тартмадан 1 хәрефне алып тактага беркетербез. Ә дәресебезнең азагында алардан 1 җөмлә төзербез.

 Төркемнәрдә эшләгәндә бер-берегезгә игътибарлы булуыгыз сорала, җавапларны чиратлап бирергә кирәк булыр, һәр дөрес җавап өчен мин сезгә жетон бирермен. Шуларга карап, дәреснең ахырында билгеләр дә куярбыз.

II. Көн турында әңгәмә.

“Сорау-җавап уенын “уйныйбыз. Һәрберегез 1 сорау язылган карточка ала, шул сорауга дөрес итеп, җавап бирүегез сорала.

Сораулар:

  1. Хәзер елның нинди фасылы?
  2. Хәзер нинди ай?
  3. Бүген ничәнче март?
  4. Бүген атнаның ничәнче көне?
  5. Бүген атнаның нинди көне?
  6. Көн һәм төн нинди?
  7. Көн җылымы?
  8. Тамчылар кайдан тама?
  9. Көн нинди?

(Дөрес җавап биргән укучыга жетон бирелә).

- “Серле тартма”дан бер хәрефне алыйк әле.( 1 укучы ала, тактага беркетә).

III. Кереш өлеш. Теманы һәм максатны билгеләү.

-Дәресебездә нишләрбез?

Бу сорауга җавап бирер өчен, әйдәгез әле, Артык хәрефләр” уенын уйныйк. Һәр төркемнең өстәлендә 2шәр таблица бар. Монда сез 2шәр яки 3әр булган хәрефләрне сызарга тиеш буласыз. Ялгыз калган хәрефләрдән 1 шагыйрьнең исемен һәм фамилиясен табарга кирәк була.

(“Рөстәм Мингалим” җавабы өчен төркемнәргә икешәр жетон бирелә, “Серле тартма”дан 2 хәреф алына”)

- Балалар, дәресебездә Рөстәм Мингалимнең ““Дөньяда бер эт бар иде” шигыре белән танышырбыз.

IV. Авторның иҗаты белән танышу.

1. Портрет.

2. Китаплар күргәзмәсе.

3. Аудирование күнегүе.

Ә хәзер Р. Мингалимнең иҗатына кыскача күзәтү ясарбыз. Мин сезгә автор турында сөйләрмен, ә сез парталардагы конвертлардагы русча җөмләләр язылган карточкалардан, текст төзерсез.

“Рөстәм Мингалим -балалар язучысы. Ул 1937 нче елда Куйбышев өлкәсенең Йолдыз авылында туа. Казан Дәүләт университетын тәмамлый. Балалар өчен шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр яза. Ул Казанда яши. “

(Һәр төркем карточкалардан русча текст төзи: “Рустам Мингалим – детский писатель. Он родился в1937 году в деревне Юлдуз Самарской области. Закончил Казанский Государственный Университет. Для детей пишет стихотворения, рассказы, сказки. Он живёт в городе Казани.»

(Төркемнәргә бишәр жетон бирелә, “Серле тартма”дан 5 хәреф алына”.)

V. Фонетик зарядка.

- Яна әсәр белән танышканчы, телләребезгә зарядка ясатып алыйк әле:

Шарик каян шар алган?
Шаян Шарик шар капкан,
Шарик шарны шартлаткан-
Шарик шарга шакккаткан-
Шардай күзен шартлаткан.
(“Серле тартма”дан 1 хәреф алына”.)

VI. Сүзлекчә өстендә эшләү.

  1.  А) Балалар, кичә татар теле дәресендә без яңа сүзләр белән танышкан идек. Өегездз сез аларны өйрәнеп килергә тиеш идегез. Хәзер “Тәрҗемәче” күнеген эшләрбез. Моның карточкаларда эшлибез. Карточкаларда русча язылган сүзләрнең тәрҗемәләрен язарга кирәк:

 

ПЕРЕВОД

ТРАНСКРИПЦИЯ

ХВОСТ

 

 

УХО

 

 

ЛОБ

 

 

ЛАПА

 

 

МЯГКИЙ

 

 

МАЛЕНЬКИЙ

 

 

ДЛИННЫЙ

 

 

ХОЗЯИН

 

 

ЛЮБИТ

 

 

КОРМИТ

 

 

(Карточкалар белән төркемнәр алыша, сүзлекчә буенча тикшерү оетырыла, билгеләр куела, нәтиҗә ясала, жетон бирелә, “Серле тартма”дан 1 хәреф алына”.)
Б) Аудирование күнегүләре:

  1. Текстта сурәтләү нәрсә турында?
    Ул хуҗасын бик нык ярата. Үзе озын колаклы, зур. Командалар үти, тәпиен бирә.
    (Төркемнәргә жетон бирелә, “Серле тартма”дан 1 хәреф алына”.)
  2.  Как изменились бы эти глаголы, если бы действия не происходили?
    Эшли, сөйли, ярата, ошата, кайта, күрә, эзли, югалта, таба, китә. (Чылбыр буеча эшләнелә. Төркемнәргә жетон бирелә, “Серле тартма”дан 1 хәреф алына”.)
  3. Покажи эти глаголы в действии.
    (Төркемнәргә жетон бирелә, “Серле тартма”дан 1 хәреф алына”.)

VII. Шигырь белән танышу.

Дәреслекнең 58 нче битен ачыгыз. Рөстәм Мингалимнең “Дөньяда бер эт бар иде” шигыре белән танышырбыз.

  1. Укытучы укый.
  2. Малай яхшы эшләдеме?

VIII.Физкультминут.

Яз килде.

Киң итеп җәеп колач (кулларны як-якка җәяләр)
Килде яз, килде яз! (кул чабалар)
Елмаеп тора кояш. (кулларны өскә күтәрәләр)
Көн аяз, көн аяз! (кул чабалар)
Кыш буе яткан карлар ( чүгәлиләр)
Эределәр, эределәр.
Сыерчыклар, тургайлар
Килделәр, килделәр. (очу хәрәкәтләре ясыйлар)

(Төркемнәргә жетон бирелә, “Серле тартма”дан 1 хәреф алына”.)

IX. Шигырь өстендә эшне дәвам итү

  1. 6нчы күнегү(58нче бит). Русча бирелгән җөмләләрне тексттан табып уку.
    (Төркемнәрдә эшләү,күмәк тикшерү. Төркемнәргә 3 жетон бирелә, “Серле тартма”дан 3 хәреф алына”.)
  2. 7нче күнегү (59нчы бит) . Җөмләләрне шигырь эчтәлеге тәртибендә урнаштыру.
    (Төркемнәрдә эшләү,күмәк тикшерү. Төркемнәргә 2 жетон бирелә, “Серле тартма”дан 2 хәреф алына”.)
  3. Шигырьне сәнгатьле уку.
    (Төркемнәрдә эшләү,күмәк тикшерү. Төркемнәргә жетон бирелә, “Серле тартма”дан 1 хәреф алына”.)
  4. Ничек уйлыйсыз, малай этне сагынамы? Шигырьненең эчтәлеген ничек дәвам итерсез. “Дәвам ит” күнегүе. (һәрбер укучы чылбыр буенча 1 җөмлә әйтә. Төркемнәргә жетон бирелә, “Серле тартма”дан 3 хәреф алына”.)

X. Йомгаклау.

  1. Тактадагы хәрефләрдән “Хайваннарны рәнҗетмәгез” җөмләсен төзү.
  2. Р.Мингалимнең “Дөньяда бер эт бар иде” шигыре сезне нәрсәгә өйрәтә?
  3. Билгеләр кую. Һәр төркемчәнең эшчәнлегенә нәтиҗә ясау.

XI. Өй эше.

5нче күнегү ( 58 нче бит) Шигырьне сәнгатьле укырга.