Урок изучения нового материала с ИКТ. Тема: "Ж.Таржеманов "Чирик""

Разделы: Иностранные языки, Конкурс «Презентация к уроку»


Презентация к уроку

Загрузить презентацию (8 МБ)


Предмет: литературное  чтение (татарская  литература)

Класс: 4 класс (русская группа)

Тема урока: Ж. Таржеманов  «Чирик» (продолжение)

Цель урока: показать значимость новых информационных технологий при изучении и повторении сложных тем татарского языка на разных этапах  работы по теме, важность создания презентаций в организации учебного процесса, ознакомить учащихся с продолжением  рассказа  Ж. Таржеманова «Чирик»

Задачи урока:

1. Обеспечить умение правильно и осознанно читать текст  и навыки краткого пересказа прочитанного рассказа;
2.  Работать над развитием мышления учащихся, способствовать повышению мотивации в изучении татарского языка;
3. Воспитывать любовь к пернатым друзьям.

Учебно-методическое обеспечение: Хәйдәрова Р.З. Татарский язык и литературное чтение.  Учебник для 4 класса начальной общеобразовательной школы с русским языком обучения ( для русскоязычных учащихся): в двух частях. Первая часть/Р.З.Хайдарова. Казань: издательство “Магариф”, 2010. 65 стр.

Время реализации урока: 45 мин

Авторский медиапродукт:
1. Авторская презентация, созданная в среде POWERPOINT; разработка в среде тестового редактора WORD
2. вид медиапродукта: наглядная презентация учебного материала

Необходимое оборудование и материалы для урока-занятия:  компьютер, мультимедийный проектор, экран, листочки с заданиями, кроссворды

План проведения урока (занятия):

Этапы урока

Временная реализация

Оргмомент

1-2 мин

Фонетическая зарядка

2-3 мин

Актуализация

2 мин

Проверка  д/з

5-7мин

Постановка цели урока

2 мин

Работа по теме урока

12 - 14 мин

Физкультминутка

2 мин

Закрепление  

10 мин

Беседа о птицах

2 мин

Итог урока, д/з

1-2 мин

Содержание презентации

Слайд 1

Титульный слайд

Слайд 2

Оргмомент

Слайд 3-4

Фонетическая  зарядка

Слайд 5-9

Актуализация

Слайд 10-15

Проверка дом/зад

Слайд 16-17

Работа с новым материалом

Слайд 18-22

Физкультминутка 

Слайд 23

Работа с книгой

Слайд 24-31

Кроссворд

Слайд 32-33

Беседа о птицах

Слайд 34

Используемые источники

Ход урока:

I. Оргмомент            Слайд  №2

а)

- Здравствуйте, дети.
-Рано утром я встал,
Зарядку делать начал.
Налево, направо сгибался
Присел и встал.
Чисто,  чисто умылся
Красиво оделся
В школу прибежал.
Тетрадь и книга готова
Сейчас начнется урок.

- Сегодня у нас гости. Давайте улыбнемся нашим гостям, друг другу и начнем урок.

б)Рапорт дежурного

-Кто сегодня дежурный?

II. Фонетическая зарядка

- Сегодня нам на уроке часто встретится слова с буквой к. Поэтому мы сейчас вспомним произношение  [к].

Произношение звука [к] и слов.          Слайд №3

Чтение скороговорки                    Слайд №4

III. Актуализация.

а) Беседа об осени                   Слайд №5

- Какое сейчас время года?
- Осень.
- Дима, сейчас время года осень?
- Да, сейчас время года осень.
- Какие изменения произошли в природе?
- Пожелтели листья, идут дожди, дни становятся короче, птицы улетели в теплые края.
- Осенний ветер послушал, как мы старательно изучаем татарский язык и обо всем рассказал  своей хозяйке Золотой осени. Она нам прислала гостинцы. Посмотрите, что это?
- Листья?
- Правильно. Только они с заданиями. Мы должны их выполнит. (раздает листочки)

б) Выполнение заданий

Задания:
1. Как спросишь у друга:      Слайд №6
а) Идет ли дождь на улице?
ә) Листья какого цвета?

2. Как скажешь, что:         Слайд №7
а) Сегодня день холодный.
ә) Птицы улетели в теплые края.

3. Вместо точек поставь нужную букву, прочитай названия птиц , переводи Слайд №8
Акк…ш, к…ке, песн…к, сыерч…к, т…кран.

4. Найди пару.            Слайд №9

Карга                   

         воробей

Чыпчык               

        дятел

Күке                     

        скворец

Тукран                 

        ласточка

Сыерчык             

         ворона

Карлыгач            

          кукушка

в) Проверка д/з          Слайд №10

- Каких птиц вы знаете? Давайте вспомним названия птиц. Сначала называем тех, в  которых  два слога (три слога).
- На прошлом уроке мы прочитали рассказ про воробья. Как называется этот рассказ?       Слайд №11
-Чирик

Кто его написал?                 Слайд №12
Джавит Таржеманов.

- Дома нам нужно было отвечать на вопросы. Давайте будем отвечать на вопросы. Слайд №13

(Дети читают вопросы и отвечают)

А теперь восстановим рассказ. Слайд №14

Игра  “Постарайся” ( Если птица зимующая хлопаем, если перелетная не хлопаем)   Слайд №15

IV. Работа с новым материалом

а) Сообщение цели урока

- Мы продолжим знакомство с  рассказом. Узнаем, что случилось дальше. Будем учиться читать выразительно продолжение  рассказа. Также поговорим о зимующих птицах.
б) словарная работа         Слайд №16
в) чтение учителем              Слайд №17
г) чтение про себя
д) чтение цепочкой

V. Физкультминутка   Слайд №18-22

VI. Закрепление изученного материала (Работа с книгой)   Слайд №23

а) ответы на вопросы  (67 стр., № 8)
б)  расположи предложения по содержанию рассказа  (66 стр., №5)

- Молодцы! А теперь мы с вами решаем кроссворд. У всех на партах лежат кроссворды.  Послушаем загадки, посмотрим картинки и самостоятельно  напишем  названия этих птиц.

Подготовленные дети читают загадок о птицах и записывают отгадок. 

Слайды №24-31

Проверка кроссворда.

VII. Беседа о зимующих птицах    Слайд №32 -33

  1. Мы с вами говорили, что осенью птицы улетают в теплые края. А какие остаются у нас?
  2. Голубь, воробей, .......
  3. Как люди помогают им ?
  4. Делают кормушки.
  5. Чем можно их кормит?

VIII. Итог урока.   Слайд №34

а) Обобщающая беседа
б) Выставление оценок
в) Дом. задание:   68 стр., №10,14

Итог урока.

Музыкальное сопровождение урока.

Литература.

  1. Балалар әдәбияты: Хрестоматия – Казан: Мәгариф, Б20 2004. -366бит.
  2. Сафиуллина Ф.С., Фәтхулллова К.С. Татар теленнән  тестлар һәм кросвордлар (I-III сыйныфларда укучы рус балалары өчен). Казан: Хәтер, 1998.
  3. Харисова Ч.М. Методика обучения татарскому произношению учащихся начальных классов русских школ. –Казань: Магариф, 2000.
  4. Использованы голоса птиц А.С. Рубцова, И.Д. Никольского, В.В. Шипулина   Птицы нашей Родины
  5. Картинки фото птиц Фото животных животный мир
  6.  http://fotki.yandex.ru/users/vikt-eustifeew/view/427186
  7. stonechat.livejournal.com
  8. http://ptici.narod.ru/ptici/kukushka.html
  9. fotki.yandex.ru

* * *

Тема: Җәвад Тәрҗемановның “Чирик” хикәясенең дәвамы

(4 сыйныфның  рус төркеме өчен  татар әдәбияты дәресе)

Максат:
1. Укучыларда аңлап уку һәм укылган текстның кыскача эчтәлеген сөйләү күнекмәләре формалаштыру; балаларның  кошлар турында күзаллавын конкретлаштыру;
2.  Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү,баету;
3. Канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак караш тәрбияләү.

Дәреслек: Хәйдәрова Р. З. Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. мәкт. 4 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 2 кисәктә. 1нче кисәк /Р. З. Хәйдәрова. – Казан: Мәгариф, 2009. – 65 б.

Материаллар һәм җиһазлау: компьютер, проектор, экран, мультимедия аша күрсәтү өчен материаллар :биремле карточкалар, кроссвордлар.

Укыту методлары: индивидуаль һәм фронталь әңгәмә,мөстәкыйль эш,сәнгатьлеуку, тестлар белән эш.

Дәресне үткәрү планы:

Дәрес этаплары

Үткәрү вакыты

Оештыру моменты

1-2 мин

Фонетик зарядка

2-3 мин

Актуальләштерү

2 мин

Өй эшен тикшерү

5-7мин

Яңа материал өстендә эш

12 - 14 мин

Физкультминут

2 мин

Ныгыту этабы

10 мин

Кышлаучы кошлар турында әңгәмә

2 мин

Дәресне йомгаклау

1-2 мин

Эчтәлек

Слайд 1

Титул бит

Слайд 2

Оештыру

Слайд 3-4

Фонетик  күнегү

Слайд 5-9

Актуальләштерү

Слайд 10-15

Өй эшен тикшерү

Слайд 16-17

Яңа материал өстендә эш

Слайд 18-22

Физкультминут 

Слайд 23

Китап белән эш

Слайд 24-31

Кроссворд

Слайд 32-33

Кошлар турында әңгәмә

Слайд 34

Кулланылган материал

Дәрес барышы

I. Оештыру. Слайд №2

а) Сәламләшү

- Исәнмесез, укучылар!
Иртән тиз генә тордым,
Зарядкага тотындым.
Уңга-сулга иелдем,
Чүгәләдем һәм тордым.
Чиста итеп юындым,
Матур итеп киендем,
Мәктәпкә йөгереп килдем.
Китап  һәм дәфтәр әзер
Дәрес башлана хәзер.

- Укучылар, бүген безгә кунаклар килде. Әйдәгез,  кунаклар белән  дә исәнләшик.  
- Ә хәзер бер-беребезгә карап елмаегыз һәм  урыннарыгызга утырыгыз.
- Мин сезнең кәефләрегез яхшы булганга бик шат, дәресебезне башлыйбыз.
ә) Дежур укучы рапорты.
- Бүген сыйныфта  кем дежур?

II. Фонетик зарядка.

- Бүген безнең дәрестә к авазы кергән сүзләр күп кулланылачак. Шуңа күрә әйдәгез к авазын кабатлап китик.

Тактага язылган сүзләрне уку:   Слайд №3
Ка              ко                                                                                                  
Кар            кош    
Карга          аккош       

Слайд №4

Карга әйтә: «Кар – кар,        
Мичтә бәлеш бар, бар           
Мичтән бәлеш алыр идем    
Өйдә кунак бар, бар».            

III. Актуальләштерү.

a) Укытучы сүзе:   Слайд №5
- Укучылар, хәзер елның кайсы вакыты?
- Хәзер елның  көз вакыты.
-  Дима , хәзер елның көз вакытымы?
- Әйе, елның  көз вакыты.
- Көз көне нинди үзгәрешләр була?
- Көз көне яфраклар саргая, яңгырлар ява, көннәр кыскара,  кошлар  җылы якка очып китәләр.  
- Әйе, укучылар, тышта көз. Матур да,  бик бай да – елның бу вакыты. Мул уңышларга, чикләвек-гөмбәләргә дә бай  көз.  Шаян көзге җил безнең татар теле дәресләрендә тырышып-тырышып татар телендә сөйләшергә өйрәнүебезне  тәрәзә  артында тыңлап торган да , бар күргәннәрен “көзгә” сөйләгән.  Җил-дускае  артыннан  “көз” безгә бүләкләр җибәргән. (кәрҗиннән яфракларны ала).
- Балалар, карагыз әле . Болар нәрсәләр?

Болар яфраклар.

 - Укучылар, карагыз әле, бу яфраклар –“биремле яфраклар” икән.  Биремнәрдә “көз”нең сораулары язылган. Әйдәгез, аларны укыйк һәм  җавап бирик. (Яфракларны берничә укучыга тарата.)

б) Биремнәр:
( Укучыларның җавапларын тыңлау)

1. Как спросишь у друга:       Слайд №6
а) Идет ли дождь на улице?
- Урамда яңгыр явамы?
ә) Листья какого цвета?
- Яфраклар нинди төстә?

2. Как скажешь, что:      Слайд №7
а) Сегодня день холодный.
- Бүген көн салкын.
ә) Птицы улетели в теплые края.
- Кошлар җылы якка очып киттеләр.

3. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, кош исемнәрен укы, тәрҗемә ит.   Слайд №8
Акк…ш, к…ке, песн…к, сыерч…к, т…кран.

4. Сүзләрнең парын тап.   Слайд №9

Карга                       

                 воробей

Чыпчык                    

               дятел

Күке                          

                скворец

Тукран                        

             ласточка

Сыерчык                   

              ворона

Карлыгач                   

             кукушка

III. Өй эшен тикшерү     Слайд №10
- Укучылар, ә без нинди кошларны беләбез? Ягез әле, бергәләп, өй эшен кабатлыйк әле.
- Ике (өч) иҗектән торган кош исемнәрен әйтегез: (карга, торна, күке, чыпчык, песнәк һ.б.) (Сыерчык, карлыгач, күгәрчен, саескан, ябалак, акчарлак һ.б.)

  • Укучылар, алдагы дәресләрдә без чыпчык турында нинди  хикәя  укыдык?
  •   Чирик.    Слайд №11
  •  Хикәянең  авторы кем?
  • Җәвад  Тәрҗеманов.   Слайд №12
  • Әйдәгез сорауларга җавап бирик.   Слайд №13

Әни белән кыз кар өстендә нәрсә күрделәр?
Чыпчыкны кая алып кайттылар?
Аның алдына нәрсә куйдылар?
 Кыз ни өчен кошчыкка Чирик исеме кушты?
Чирик нишләргә ярата?
Ул нәрсәдән курыкты?

  • Хикәянең  эчтәлеген искә төшерү өчен   җөмләләрне хикәя эчтәлеге тәртибендә урнаштырырбыз.   Слайд №14
  • Әни белән кыз кар өстендә өшегән кошчыкны күрделәр.
  • Бик салкын кыш көне иде.
  • Чирик ашарга да өйрәнде, оча да башлады.
  • Кошчыкка Чирик исеме куштылар.
  • Чирик шарлар янына килде дә чукый башлады.
  • Алар аны өйгә алып кайттылар.

- “Сынатма” уены.(Кош исемнәре әйтелә.Әгәр дә кышлаучы кош икән укучылар кул чабалар, күчмә кош икән тик кенә утыралар.)  Слайд №14

- Тургай, күгәрчен,  карга, кара карга, саескан, сыерчык, торна, песнәк, күке, сандугач, чәүкә, чыпчык һ.б. 

IV. Яңа теманы үзләштерү,  белем-күнекмәләр формалаштыру этабы   Слайд №15


а)  Дәреснең темасын һәм максатын җиткерү.               
-   Димәк, укучылар, без бүгенге дәрестә сезнең белән хикәянең дәвамын укырбыз, туган ягыбызда кышлаучы кошлар һәм аларга ярдәм итү, аларның безгә китерә торган файдасы  турында сөйләшербез.

б) Текст өстендә эш
1. Сүзлек эше.   Слайд №16
2. Укытучының үрнәк укуы.   Слайд №17
3. Укучыларның гөжләп укуы.
4. Чылбыр буенча уку.

V. Физминут.

И, балалар,  күрегез:  
Тышта, әнә, килде көз.
Әйе, әйе, күрәбез,
Көз килгәнен беләбез
Я,  әйтегез, сөйләгез,
Ничек килә икән көз?
Кошлар очты көньякка      Слайд №18
Канат кагып, еракка.
Аюлар өнен казыды,         Слайд №19
Бик тирән итеп базны.
Балыклар да тындылар,     Слайд №20
Су төбенә чумдылар,
Агачлар ялангачлар          Слайд №21
Җилләрдә  чайкалалар
Тик безгә күңелле көз,     Слайд №22
Без мәктәпкә йөрибез.

VI. Ныгыту этабы   Слайд №23

а) 67 бит, 8 нче күнегү. Сорауларга җавап бирү.
ә) 66 бит, 5 нче күнегү. Җөмләләрне текст эчтәлеге тәртибендә урнаштыру
б) - Табышмаклар  өйрәнеп  килергә кушылган иде. Һәркемнең өстәлендә кроссвордлар. Сез карандаш белән табышмакларның җавапларын язып барырсыз. Слайд № 24
Табышмаклар.

1.

Сайрамый да,җырламый да
Тик кычкырып моңлана
Ул кычкыргач,су керергә
Вакыт җитә ,соңлама. (Күке)  Слайд № 25

2.

Аяклары озын булгач,
Йөриләр биеп кенә.
“Туган җирләрдә күбрәк
Тор-рыйк без”,- диеп кенә. (Торна) Слайд № 26

3.

Бер иҗегем төс минем,
Тагын бер иҗек өстәсәң
Булам матур кош үзем. (Аккош)  Слайд № 27

4.

Канатлары кашың кебек,
Оялары балчыктан.
Чебен-черки тотып кайта:
Балалары ачыккан. (Карлыгач) Слайд № 28

5.

Җепшек бураны да бар.
Тәмле боткасы да бар.
Аның карасы да бар.
Хәтта аласы да бар. (Карга) Слайд № 29

6.

Җылы яктан кайтуына
Өйләр ясап куябыз.
Хәтта кереп тә карамый
Ошамаса оябыз. (Сыерчык) Слайд № 30

Кроссвордларны тикшерү. Слайд № 31

VII. Кышлаучы кошлар турында әңгәмә    Слайд № 32

- Нинди кошлар көзен безнең якларда кыш үткәрергә кала икән соң? (Балалар белгәннәрен саный: чыпчык, ала карга, песнәк, саескан, тукран, күгәрчен.)
-   Кышлаучы кошларга кеше ничек ярдәм итә ала? (Җимлекләр ясап эләргә кирәк.)     Слайд № 33
-   Җимлекләрне ничек ясарга һәм кошларны ничек ашатырга була соң? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

VIII. Йомгаклау этабы.  Слайд № 34

а) Дәрескә йомгак ясала. Йомгаклау әңгәмәсе үткәрелә.
ә) Укучыларның эше бәяләнә. Билгеләргә комментария бирелә.
б) Өй эше аңлатылып  бирелә. 68 бит, 14 нче күнегү, 10 нчы күнегү
в) Дәресне төгәлләү

Литература.

  1. Балалар әдәбияты: Хрестоматия –Казан: Мәгариф,  2004. -366бит.
  2. Сафиуллина Ф.С., Фәтхулллова К.С. Татар теленнән  тестлар һәм кросвордлар (I-III сыйныфларда укучы рус балалары өчен). Казан: Хәтер, 1998.
  3. Харисова Ч.М. Методика обучения татарскому произношению учащихся начальных классов русских школ. –Казань: Магариф, 2000.
  4. Использованы голоса птиц А.С. Рубцова, И.Д. Никольского, В.В. Шипулина   Птицы нашей Родины
  5. Картинки фото птиц Фото животных животный мир
  6.  http://fotki.yandex.ru/users/vikt-eustifeew/view/427186
  7. stonechat.livejournal.com
  8. http://ptici.narod.ru/ptici/kukushka.html
  9. fotki.yandex.ru