"Все профессии важны" интеллектуальная игра

Разделы: Работа с дошкольниками

Класс: д/с

Ключевые слова: профессии, интеллектуальная игра, подготовительная группа


“Все профессии важны” интеллектуальная игра для подготовительной группы детского сада на татарском языке.

Тема: «Бар һөнәр дә мактаулы» (интеллектуаль уены)

Максат: балаларның сөйләм телен, дөньяны танып белү, күзаллауларын арттыру, баету; тел культурасын үстерү; мөстәкыйльлеккә өйрәтү; эшче һөнәрләргә ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлар: проектор, экран, аудиоязмалар, таймер,төрле һөнәр ияләре төшерелгән рәсемнәр, һөнәр ияләренә кагылышлы әйберләр (инструментлар, приборлар, киемнәр һ.б.) төшерелгән рәсемнәр.

Уен барышы:

А.б. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, балалар! Бүген бездә “Тамчы- шоу” уены. Димәк алда безне мавыктыргыч ярыш, кызыклы сораулар, күңелле тамаша көтә! 2019 ел Республикабызда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителгән иде. Безнең уеныбыз да нәкъ шушы темага багышланыр. Без аны “Бар һөнәр дә мактаулы” дип атадык. Бәйге булгач, җиңүчеләр – җиңелүчеләр дә булыр. Шулай булгач, уенның хөкемдарларын да билгеләп үтик. (жюри әгъзаларын билгеләү)

А.б. Бүген безнең уенда катнашучы командалар белән дә танышып үтик. Сүз “Төзүчеләр” командасына бирелә.

1 команданың исеме: “Төзүчеләр”

Девиз: Тырышкан табар-ташка кадак кагар.

Элвина:

Мин-команда капитаны –
Эльвина Миннегалиева.
Минем белән разведкага
Курыкмый барып булла.

Зиләрә:

Тапкырлык, белем, гаделлек
Ярышларда кирәгә.
Танышыгыз минем белән
Мин – Дәүләтова Зиләрә.

Ясминә:

Мин –Ясминә, мин бик уңган
Бар эшне дә булдырам.
Тырышлык, белем кулланып,
Бәйгедә җиңеп чыгам.

Әминә:

Мин- Мифтахова Әминә булам,
Таныш булыйк, әйдәгез!
Бар фәннән дә бик көчле без
Безгә җиңү теләгез!
Сүз “Тегүчеләр” командасына бирелә.

2 команданың исеме: “Тегүчеләр”

Девиз: Җиде кат үлчә, бер кат кис.

Самира:

Мин Алтынбаева Самира –
Команда капитаны.
Җиңелмичә бу ярышта
Яклыйк команда данын.

Айзат:

Мин Шамсутдинов Айзат –
Команданың терәге.
Дөреслекне яратам мин
Хаклык - минем теләгем.

Максим:

Минем чират танышырга,
Исемем Максим була.
Һәрбер эшне булдырам мин,
Җиңү яулыйсым килә.

Данис:

Мин- Усманов Данис булам,
Сынатмыйм мин бер эштә.
Ярышларда гел беренче,
Җиңелмимен мин һич тә.

I тур

А.б. Шулай итеп, беренче турга аяк басабыз. Бу турда сезгә экрандагы һөнәр ияләрен истә калдырырга кирәк. Экрандагы рәсемнәрне 30 секунд вакыт эчендә игътибар белән карап, мөмкин кадрәр истә калдырырга тырышыгыз.

(Экранда һөнәр ияләренең рәсемнәре күрсәтелә. Экран сүнгәч, балалар истә калган рәсемнәрне атый. Кайсы команда күбрәк рәсемне атый, шуңа балл бирелә)

II тур

А.б. Менә без икенче турга да аяк бастык. Икенче турда экранда күрсәтелгән рәсемнәр буенча һөнәр ияләрен атарга кирәк.

III тур. “Сорау-җавап” туры

А.б. Бу турда командалар сорауларга җавап бирергә тиешләр. Һәр дөрес җавап өчен 1 балл бирелә.

“Тегүчеләр” командасына сораулар:

1. Простоквашинода яшәүче Печкин һөнәре буенча кем? (почтальон)

2.

Әйтегезче, кем соң шулай
Тәмле ашлар,
Хуш исле котлетлар,
Салат, венегретлар
Әзерләп, безне сыйлый? (пешекче-повар).

3. Өч дуңгыз баласы өй төзегәндә нинди һөнәрне үзләштерәләр? (төзүче)

4. “Щенячий патруль” мультфильмындагы Маршал эте нинди һөнәр иясе?(янгын сүндерүче)

5. Пианинода кем уйный? (музыкант)

“Тегүчеләр” командасына сораулар:

1. Африкадагы җанварларны дәваларга баручы герой һөнәре? (доктор)

2.

Хат, газета – журналларны
Ул бар өйгәтарата.
Пенсия биргәнгә күрә,
Бар өлкәннәр ярата. (почтальон - хат ташучы)

3. Дядя Степаның профессиясе? (милиционер)

4. “Щенячий патруль” мультфильмындагы Крепыш эте нинди һөнәр иясе?(төзүче)

5. Кем стеналар буйый? (маляр)

IV тур. Өй эше

А.б. Безнең командаларга өй эше бирелгән иде. Алар билгеле бер һөнәр иясенә багышланган җыр өйрәнеп килергә тиеш. Сүзне командаларга бирик.

(“Төзүчеләр” командасы “Мин шофер” җырын башкара,
“Тегүчеләр” командасы “Нәни музыкант” җырын башкара)

А.б. Ә хәзер, жюри нәтиҗә ясаган арада без реклама паузасы ясап алабыз. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемнәре өчен быел кинезеология юнәлеше буенча эш алып барыла(кинезиологик күнегүләр ясау)

А.б. Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез. Рәхим итегез!

А.б. Балалар, шуның белән безнең уеныбыз тәмам. Үзегез өчен күп кенә кызыклы мәгълүматлар алгансыздыр дип ышанып калабыз. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.