Урок татарского языка "Спрягаемые глаголы (повелительное наклонение)"

Разделы: Иностранные языки


Цель данного урока:

  • Организовать  деятельность детей по закреплению знаний.
  • Способствовать развитию умения распознавать спрягаемые глаголы.
  • Обогащать словарный запас учащихся через использование устного народного творчества.

Тема: Затланышлы фигыльләр (боерык фигыль).

Максат:  

  • Боерык фигыль турында төшенчә бирү.
  • Затланышлы һәм затланышсыз фигыль  төркемчәләрен аеру.
  • Балаларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын үстерү.
  • Әниләргә хөрмәт, мәхәббәт, шәфкатьлелек хисләре  тәрбияләү.

 

Җиһазлау:

  • Интерактив такта.
  • Дәреслек: Д.Г. Тумашева “Татар теле” – 6 нчы сыйныф, – Казан “Мәгариф”  нәшрияты, 2006.
  • Боерык фигыль” таблицасы
Оештыру моменты

Исәнләшү.
Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
Дәрес планын әйтеп китү. 2нче СЛАЙД,  3нче СЛАЙД.

Актуальләштерү

1. Җөмләләрне тутырып әйтегез. 4нче СЛАЙД

Фигыль_____________________    белдерә.
________________________   кебек сорауларга
җавап бирә.
Фигыль_______________________ төрләнә.    

2. Фигыль төркемчәләрен  әйтеп  китегез. 5нче СЛАЙД.

Хикәя фигыль       укыйм, көлә, белде   
Боерык фигыль    эшләгез, юсын
Шарт фигыль        килсә, ачса
Сыйфат фигыль   укучы бала, киләсе ел
Хәл фигыль          укыгач, көлә-көлә
Исем фигыль        тыңлау, керү
Инфинитив            уйнарга, эзләргә

3. Өй эшен тикшерү.  Фигыльләрнең  төркемчәләрен күрсәтегез.  6нчы СЛАЙД.

СӨЙЛИСЕҢ –
БОЗЫП –
РӘНҖЕТӘМЕН –
ИРЕНМӘ –
АЧАРГА –
ӘЙТСӘ –

4. Дәфтәрләрегезне ачыгыз, число һәм теманы языгыз.

Бирелгән  фигыльләрне  ике  төркемгә  аерып  языгыз (затланышлы, затланышсыз). 7нче СЛАЙД.
Сөртте, юсын, ышанган, эзләгәч, төзи торган, көлә-көлә, кычкырырга, язу, килсәм, эшлисе (эш), җыйганчы, уйлагыз, йөзү, тыңласам, сатар.

5. Язган эшне тикшерү. 8нче СЛАЙД.

затланышлы

затланышсыз

сөртте
юсын
ышанган
килсәм
уйлагыз тыңласам
сатар

эзләгәч
көлә-көлә
төзи торган кычкырырга
язу   
эшлисе( эш)
йөзү

 
Яңа тема

1. Бөек татар шагыйрьләренең  шигырьләреннән өзекләр укыгыз  һәм  астына  сызылган фигыльләрнең нәрсә аңлатуын әйтегез. 9нчы СЛАЙД, 10нчы СЛАЙД.

1) Син әле үс, укы күп
Шунда аңларсың барын...

2) И сабыйлар! Эшләгез сез,
Иң мөкатдәс нәрсә – эш...

3) Әйт әле, күбәләк,
Сөйләшик бергәләп...

4) – Әйдәле, Акбай, өйрән син,
Арт аягың берлә тор;
Аума, аума, туп-туры тор,
Төз утыр, яхшы утыр!

Г. Тукай

Барыгыз болынга, балалар!
Йөгерегез, уйнагыз, көлегез!
Елмайсын күреп шат аналар,
Юансын боеккан күңелегез...

М. Җәлил

2. Билгеләмә чыгару.  1нче СЛАЙД.

Боерык фигыль эш кушуны,боеруны белдерә, зат-сан белән төрләнә,барлыкта яки юклыкта килә. Төрле мәгънә төсмерләре белдерә.

1) Катгый боеру, таләп итү, эштән тыю.
Күп сөйләшмә, тыныч утыр.

2) Киңәш итү.
И сабыйлар! Эшләгез сез...

3) Теләк, өндәү.
– Әйдәле, Акбай, өйрән син,
Арт аягың берлә тор...

4) Үтенү, ялвару.
Әйт әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп...

Физминутка

Күзләр өчен физминутка. 12нче СЛАЙД.

Ныгыту

1. Бирелгән мәкальләргә кирәкле сүзләрне языгыз. 13нче СЛАЙД.

Аз сөйлә, күп _______.
Бүгенге эшне иртәгә _________
Карама кешенең сүзенә,  ______  эшенә.
Сүздә мактанма, эштә ________.
Кунак булсаң, тыйнак ____.
Уйна да көл, әмма сабагыңны да ___.
Хезмәт ит тә – мактан, уйнап көл дә ________.
Арбаны кыштан, чананы җәйдән ________.
Җиде кат үлчә, бер кат _____.
(калдырма, кис, бул, мактан, әзерлә, эшлә, кара, бел, шатлан)

2. Җавапларыгызны  тикшерегез. 14нче СЛАЙД.

Аз сөйлә, күп эшлә.
Бүгенге эшне иртәгә калдырма.
Карама кешенең сүзенә, кара эшенә.
Сүздә мактанма, эштә мактан.
Кунак булсаң, тыйнак бул.
Уйна да көл, әмма сабагыңны да бел.
Хезмәт ит тә – мактан, уйнап көл дә –шатлан.
Арбаны кыштан, чананы җәйдән әзерлә.
Җиде кат үлчә, бер кат кис.

3. Бирелгән рәсемнәргә карап боерык фигыльләр уйлап әйтегез. 15нче СЛАЙД.

Мәсәлән: пешер, утыр, бар, уйла, йокла, йөгер, сикер, эшлә, көл, шатлан, кара, күзәт, җырла, бие, ела, чәй эч, ял ит …

4. Тиздән әниләр бәйрәме. Әниләргә матур теләкләр әйтегез. 16нчы СЛАЙД.

Әниләргә

Матур булыйк барыбыз да,
Матурлыйк без дөньяны.
Матур җырлар яңгырасын
Сөендерик аналарны.

М. Әхмәтҗанов

5. Әниләрегез сезгә нинди киңәшләр бирәләр?  17нче СЛАЙД.

Йомгаклау

1. Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
2. Билгеләр кую. 18нче СЛАЙД.
3. Өй эше:  1. 58 нче биттә кагыйдәне өйрәнергә.
95 нче күнегү.
4. Сайлап алыгыз: “Әнием киңәшләрен”  яки әнигә котлау открыткасы язарга.

Приложение