3нче сыйныф өчен дәрес конспекты. Тема "Һөнәрләр"

Разделы: Начальная школа, Администрирование школы, Внеклассная работа

Класс: 3

Ключевые слова: татарский язык


Максат:

1. Һөнәр исемнәрен өйрәнү;

2.- чы / -че кушымчаларын кушарга өйрәнү;

3. Һөнәр исемнәрен кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү.

Дәреснең төре: яңа материалны аңлату

УМК авторы: Р.З.Хайдарова Г.М. Ахметзянова, Л.А. Гиниятуллина, Казан, “Татармультфильм” нәшрияте, 2013.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше. Уңай психологик хәләт тудыру

1. - Хәерле көн, укучылар!
Кояш безне сәламли,
Без кояшны сәламлик.
Нурларыннан җылы алып
Бер-беребезгә өләшик!

2.- Дежур укучы белән әңгәмә:

- Бүген сыйныфта кем дежур?

- Бүген дәрестә кемнәр юк?

- Бүген нинди көн?

- Һава торышы турында сөйләшеп алыйк.

II. Белемнәрне актуальләштерү

1) Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру

Үткән дәрестә без гаилә әгъзалары белән танышкан идек, әйдәгез фонетик күнегүне гаиләгә багышлыйк.

НИ-НИ-НИ Бу минем ӘНИ

ТИ-ТИ-ТИ Бу минем ӘТИ

БАЙ-БАЙ-БАЙ Бу минем БАБАЙ

ҢЕЛ-ҢЕЛ-ҢЕЛ Бу минем СЕҢЕЛ

НЕМ-НЕМ-НЕМ Бу минем ЭНЕМ

АМ-АМ-АМ Бу минем АПАМ

БЫЙ-БЫЙ-БЫЙ Бу минем АБЫЙ

ӘМ-ӘМ-ӘМ Бу минем ГАИЛӘМ

Укытучы укый, укучылар укытучы артыннан кабатлый.

2) Өй эшен тикшерү. (Plickers кушымтасы буенча)

Дөрес җавапны QR-кодлы карточка ярдәмендә билгеләгез.

1. ...ти, ...ни, ...би сүзләрендә нинди хәреф төшеп калган?

 А) а; B) ә; C) ү; D) и.

2. Кайсы сүз артык?

Бабай, апа, уенчык, сеңел, абый

А) бабай; B) апа; C) уенчык; D) сеңел.

3. Бирелгән сүзләрне бер сүз белән ничек атап була?

Әти, әни, әби, бабай, апа, сеңел, абый, эне

А) дуслар; B) сыйныфташлар; C) олылар; D) гаилә.

3) Үзбәя (хезмәттәшлек формасында)

- Дәфтәрләреез белән алышыгыз һәм бер-берегезгә билге куегыз. Әгәр өч сорау да дөрес булса, “бишле” куегыз, ике дөрес җавап булса, “дүртле”,ә бер җавап кына дөрес билгеләнгән булса, “өчле”билгесе куегыз.

III. Актуальләштерү һәм проблема тудыру

1) Проблема тудыру:

- Укучылар, мин сезгә видеоязма күрсәтәсем килә. Хәзер шуны карап үтик әле.

Видео. “Һөнәрләр” дән өзек карау.

- Димәк, дәрестә бүген нәрсә турында сөйләшербез?

- Һөнәрләр турында.

- Әйе, дөрес. Без бүген һөнәрләр турында сөйләшербез. Нәрсә соң ул һөнәр?

- Кешенең эше, хезмәте.

- Укучылар, Ожеговның аңлатмалы сүзлегеннән карап үтик әле.

Һөнәр – ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең бер төре.

- Экранда бирелгән рәсемнәрне һәм сүзләрне карыйк әле.

Бакча-бакчачы, тегү-тегүче.

- Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз?

- Сүзләргә -чы / -че кушымчалары ялганган. (Тактага карап дәрескә максат кую).

Дәрескә максат куй:

- Мин бүген дәрестә ________ исемнәрен өйрәнәм;

- ________ кушымчаларын кушарга өйрәнәм;

- _________ исемнәрен кулланып җөмләләр төзергә өйрәнәм.

IV. Яңа белем-күнекмәләр булдыру

Уку мәсьәләсен чишү

1) Сүзлек эше(1 нче проблемалы бирем)

- Безнең беренче максатыбыз һөнәр исемнәрен өйрәнү иде. Карточкаларда бирегән җөмләләрнең тәрҗемәсен һәм һөнәр исемнәрен табып карыйк әле.Тактага карап тикшерик.

Садовник посадил цветы.

Учительница красиво пишет.

Рыбак поймал рыбу.

Портной шьёт платье.

Строитель строит дом.

2) Дәреслек белән эш

70 нче бит, 9 нчы күнегү. Сүзләрдән һөнәр исемнәрен ясагыз. Сүзләрне тәрҗемә ит, җөмләләр төзе.

V. Физминутка

- Ә хәзер ял итеп алыйк әле.

- Игътибарлы булыгыз, мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез һөнәр исемнәрен ишетсәгез идәнгә чүгәлисез:тегүче, төзүче, кибет, сатучы, китапханә, балыкчы, тегү, җырчы, укытучы.

(Укучылар һөнәр исемнәрен ишетсәләр чүгәлиләр.)

VI. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

1. - Хәзер "Кем? Нишли?” уены. Бирелгән сүзләрне ике баганага урнаштырып язырга. Беренче баганага кем? соравына, ә икенче баганага нишли? соравына җавап биргән сүзләрне урнашырырга.

КЕМ? НИШЛИ?

Укытучы, төзүче, яза, бакчачы, укыта, язучы, төзи, сатучы,дәвалый, сата, табиб, су сибә, тегә

Үзбәя

2. Проблемалы бирем (төркемнәрдә эшләү)

- Рәсемне карагыз.

- Кем мәктәптә укыта?

- Кем кибеттә ашамлыклар сата?

- Кем бакчада яшелчәләр үстерә?

- Кем матур күлмәкләр тегә?

- Кем яхшы хикәяләр яза?

- Кем шәһәрдә йортлар төзи?

VII. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

1) Дәреслек буенча күнегү эшләү

Спроси соседа по парте:

- сколько человек у него в семье;

- есть ли у него сестра, брат;

- есть ли у него дедушка, бабушка;

- кем работают его папа (мама, бабушка, дедушка).

2) Диалогны укы,төшеп калган сүзләрне куй,иптәшең белән сөйләш

- Алсу, син кая барасың?

- Мин.... барам. Минем әнием – сатучы.

- Әниең нинди кибеттә эшли?

- ... кибетендә. Ә синең әниең кем булып эшли?

- ... булып. Ул матур киемнәр тегә.

3) “Табышмак әйтәм – җавабын тап” уены

1. Укырга да өйрәтә,
Язарга да өйрәтә
Аны белә һәр кеше
Ул була .....

2. Аның кулында укол,
Ерактан, читтән узам.
Урамнан каршыма килсә, кереп сызам.

3. Әйтегезче, кем соң шулай
Тәмле ашлар,
Хуш исле котлетлар,
Салат, винегретлар
Әзерләп, безне сыйлый?

4) Җаваплар белән җөмләләр төзү

1.     Укытучы.

2.     Табиб.

3.     Пешекче.

VIII. Рефлексия

1) Дәрескщ йомгак ясау

- Укучылар,без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

- Искә төшерик әле, без дәрес башында нинди максатар куйган идек? (Балаларның җаваплары)

- Сез ничек уйлыйсыз, максатларга ирештекме?

- Дәрестә авырлыклар очрадымы?

2) Өй эше бирү

Сезгә 3 вариантта өй эше тәкъдим итәм.Беренчесе мәҗбүри, калган икесе ихыярый.

1. Мәҗбүри: Кагыйдәне өйрәнегез. (70 нче бит, 8 нче күнегү)

2. Ярым-иҗади: -чы / -че кушымчаларына тәмамланган һөнәр исемнәре белән 5 җөмлә төзегез.

3. Иҗади: Әти-әниегезнең һөнәре турында кечкенә хикәя язып килегез.

3) Билгеләр кую

4) Үзбәя

- Укучылар, сезнең өстәлләрегездә смайликлар бар һәм поездга бөркетергә кирәк була.Әгәр, дәрестә барсы да аңлашылса смайликны яшел вагонга, сораулар калса, зәңгәр вагонга урнаштырыгыз. (Укучылар смайлик ярдәмендә үзләренең дәрестә эшчәнлекләрен һәм аңлау дәрәҗәсен билгелиләр.)

- Хәзер безнең сәламнәр белән поезд киләсе мәктәпкә юл тота. Без дә сезнең белән саубуллашабыз!