Работа с родителями по практическому изучению двуязычия в дошкольных образовательных учреждениях

Разделы: Работа с родителями


Балаларны намуслы, әдәп- әхлаклы, хезмәт белән гадел көн күрә, фарыз гамәлләрен үтәп, хәрәм эшләрдән тыелып яши белә торган итеп үстерү- педагогның һәм ата-ананың халык, милләт җәмгыять  алдында олы, үтә җаваплы вазыйфалары. Аның шулай булуын күренекле педагог А.С.Макаренко сүзләре дә раслый. “Балалар - безнең картлыгыбыз, начар тәрбия – киләчәктәге башка кешеләр һәм бөтен ил алдындагы гаебебез”, - дип яза ул. Шул әйтемнәрне искә алып, тәрбия һәм белем бирү эшендә гаилә белән бакчаның узара тыгыз элемтәдә торуы, аңлап эшләве бик кирәк.

Безнең “Алтын каурыйлы кош” балалар бакчасында ата-аналар беләнэшне практик яктан  оештыру бик кызыклы уйланылган. Тәрбиячеләр, ата-аналар һәм балалар белән бер юнәлештә эшлибез.

Уку елы башында иң элек һәрбер төркемдә узган ата-аналар җыелышында катнашабыз. Үзебезнең еллык эш планы белән уртаклашабыз, шул ук вакыттта ата-аналарның тәкъдимнәрен, үзләре күрәсе килгән ниндидер эш төрләрен дә искә алып еллык планны төзибез.

Безнең өчен иң төп мәсьәләләрнең берсе – гаиләдә бала белән әти-әнинең узара мөнәсәбәтләрен үстерү, ныгыту өчен шартлар тудыру. Монда ата-аналар һәм балаларның күмәк эшчәнлеген оештыру зур урын алып тора. Мондый чаралар вакытында ата-аналарда да, балаларда да җаваплылык хисе арта. Үзләрен күрсәтү теләге көчәя. Уку елы башыннан ук һәр группага үзебез кулдан ясаган ата-аналарга татар телен өйрәтүдә куллану өчен “Татарча сөйләшәбез” дип аталган дидактик уеннар җыентыгы таратып чыгабыз. Бу җыентыкта һәр яшь үзенчәлегенә туры килгән дидактик уеннар тупланган. Шул дидактик уеннарны, ягъни кечкенә генә китапчыкларны - әти-әни өйгә алып үзләренә ошаган уенны, диалогны кабатлый. Һәм бу китапчыклар безнең түбәндәге эш алымыбызга да зур ярдәмче булып тора.

Еллык планга кертелгән “Өйдә татарча сөйләшәбез”дип исемләнгән видео-сюжет конкурсы оештырылды. Һәрбер рус милләтенән булган гаилә УМК буенча сюжетлы-рольле уеннарны, төсле таратма материалны, кулдан ясалган “Татарча сөйләшәбез” җыентыгын, дидактик уеннар папкаларын өйгә алыпгаиләдә балалары белән шул уеннарны уйный һәм видеога төшереп сюжетын бакчага алып килә. Бу эшебезне башлаганчы итеп иң элек һәрбер төркемдә кич белән ата-аналар белән очрашу уздырдык. Бала кайсы яшь үзенчәлеге буенча татар теленә йөри,шул үзенчәлеккә туры килгән уеннарны режим вакытында уйнап күрсәттек. Уен тәртибен карап торучы әти-әниләр бик кызыксынды. Кайсыбер гаилә әзер диалогларны да өйгә сорап алды. Бу “Өйдә татарча сөйләшәбез” девизы астында уздырган видео-сюжет материалларын башта төркемнәрдә карап чыктык. Ә инде иң уңышлы дигәннәрен музыка залында уздырылган “Ике теллелекне өйрәнүдә әти-әниләр белән эффектлы эш алымнары” дип исемләнгән семинарларда тәкъдим иттек һәм урыннар билгеләдек. Урыннар буенча 1,2,3 дәрәҗә дипломнар, ә катнашкан барлык гаиләләләргә дипломнар һәм рәхмәт хатлары таратылды. Бу эшебезнең нәтиҗәсе күзгә күренеп үзгәрде. Бу алым безнең елга ике тапкыр уздырыла. Бер генәяки көчле гаилә генә катнашмый, ә барлык гаиләләр дә үзләренең эшен күрсәтә. Балалар лексик минимумны истә калдыра, әти-әнинең татар теленә мөнәсбәте бик уңай якка үзгәрде. Хәтта кире кабат рәхмәт әйтүчеләр бар,тагын мондый уеннарны оештыруны сорыйлар.

Икенче кызыклы эш алымыбыз, бакчабызда ике ел рәттән җәйге интерактив мәйданчык эшләп килә.Кичке якта әти-әниләрбалаларын өйләргә алырга килгән вакытта алар белән бергәләп шул мәйданчыкта: “Яшелчәләрне сана”, “Нинди”, “Ничә”, “Бу нәрсә?”, “Пиктограмма” уеннары уйнала.Иң элек тәрбиячеләрне ел башынннан ук “Интерактив мәйданчык”ның эше,планнары, уен тәртибе,вакыты белән таныштырабыз.Ул безнең көннең икенче яртысында уздырыла. Һәрбер яшь үзенчәлеге буенча асфальтта төсле рәсемнәр ясала. Уртанчылар төркемендә: “Уенчыклар”, “Күңелле саннар”,”Нәрсә юк?”,Әйе-юк”, зурлар төркемендә: “Яшелчәләр”,“Төсләр”,“Уенчыклар”,“Сыйла”, мәктәпкә әзерлек төркемендә “Кибет”, “Матур бакча”, “Пиктограмма” уеннары сурәтләнгән. Шул төсле рәсемнәр таблица эченә урнаштырылган. Уйнау һәм җавап бирү өчен бик уңайлы. Әти-әниләр асфальттагы бу уеннарны үзләре кечкенә вакытта уйнаган сызыклы,  резинкалы уеннарына ошаталар бик уңайлы диләр. Безнең эш графигы кар эреп асфальт чыгуга башлана. Атнага ике көн интерактив мәйданчыкта эшлибез.Мәсәлән, атнаның сишәмбе көнендә уртанчылар һәм зурлар төркеме белән, әпәнҗешәмбе – мәктәпкә әзерлек төркемнәренең әти-әниләре белән уен оештырабыз.Уен асфальттагы рәсемнәр белән генә чикләнми, ә өстәл уеннарын да үз эченә ала. Берничә өстәлгә дидактик уеннарны урнаштырабыз: “Домино”, “Пазлы”, “Логик чылбыр”, ”Ромашка” уеннары һәм сюжетлы- рольле уеннар өчен атрибутлар куябыз:
“Кибет”, “Сыйла”, “Мәктәп” “Кая барасың” кебек уеннарны әти-әниләр һәм балалар белән уйныйбыз. Системалы интерактив мәйданчыкка йөрүче гаиләләргә рәхмәт хатлары бирелә.

Еллык эш планыбызда әти-әниләр белән “Син дә безнең белән уйна” дип исемләнгән кызыклы өстәл уены һәм“ Фестиваль игр УМК” дип исемләнгән ярыш уздырабыз. Әти-әниләр дә үз балалары белән музыка залында уенда катнашалар. Бу уеннарда “Кафе”,”Сыйла”, “Кунак чакыру”, “Кибет” кебек сюжетлы-рольле уеннарны балалар үзләре яки әниләр белән уйныйлар. 2015-2017 нче уку елында без, татар теленә өйрәтү тәрбиячеләре, “Әти-әни һәм мин - уйнап татарча өйрәнәбез” дигән девиз астында төркемнәрдә кызыклы үзәкләр оештыруны максат итеп куйган идек.Бу максатыбызның бер төре- һәрбер төркемдә музей үзәкләре оештыру иде, мәсәлән, рус төркемнәре -“Тылсымлы ташлар”, “Мастерлар шәһәре”, “Күңелле сәгатьләр, “Яр Чаллы- спорт шәһәре”, татар төркемнәре: -“Икмәк-тормыш нигезе”, “Төймәләр”, “Кашыклар” дип исемләнгән музей үзәкләр оештырдылар. Иң элек бу үзәк буенча төркем тәрбиячеләре һәм әти-әниләр эш юнәлеше белән таныштырылды, кирәкле материаллар турында мәгълүмат бирелде. Рус төркемнәрендә әти-әниләр үзләренә уңай булган үзәкне,ә татар төркемнәре шулай ук үзләренә якын темаларны сайладылар. Татар теле һәм ана теле эшчәнлекләрендә музей- үзәкләр бик ярдәм итә. Карантин булмаган вакытларда төркем тәрбиячеләре узара күрше төркемнәргә музей-үзәкләренә мини-экскурцияләр оештыралар. Балалар үзләренең үзәкләре турында икенче төркемгә сөйлиләр, аралашу, татарча мохит барлыкка килә. Әти - әниләр дә бик кызыксына һәрбер алып килгән материалны бала һәм әти-әни карый, яңа формалар белән баета. Мини музей үзәкләре эше тәмамлангач, әти-әниләрнең тавыш бирүе буенча урыннар билгеләдек.

Быелгы уку елыннан эш планыбызга бакчабызда татар телчеләре һәм татар төркемнәре арасында – “Ана теленә һәм татар теленә өйрәтү процессында әти-әниләр белән партнерлык мөнәсәбәтләре”дип исемләнгән КМО (МБО) эшләп китте. Бу төрле юнәлешне үз эченә ала. Группа тәрбиячеләре үзләренең әти-әниләре белән эшне оештыруны татар теленә өйрәтү тәрбиячеләре белән бер планда алып баралар.Димәк, безнең эшләгән эшләребез төркемнәрдәге эшләнгән эш алымнары белән үрелеп бара. Бу бик уңайлы һәм яңа эш төре.Әти-әниләр белән уртак фикердә,бер кыйблага таба барган да ике телллекне югары дәрәҗәдә үстереп һәм уңышларга ирешеп була. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.