Вовлечение родителей в воспитательный и образовательный процесс

Разделы: Работа с дошкольниками, Работа с родителями


Балаларны тәрбияләү процессында гаилә дә, балалар бакчасы да бер-берсен алыштыра алмыйлар. Балалар бакчасына йөрүче баланы тиешенчә тәрбияләүне аларның берсе дә аерым гына тәэмин итә алмый. Аларның педагогик хезмәттәшлеге кирәклеге күзгә күренеп тора.

Барлык ата-аналар да ачыктан-ачык элемтәдә тормый. Күпчелек очракта ата-аналарның балалар коллективы тормышы белән кызыксынуы күзәтелми. Һәркем баланың ничек ашавы, көнне ничек уздыруы белән кызыксына, аннан соң гына баланың уңышлары турында сорый.

“Мәктәпкәчә белем бирүнең төп белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларына таләпләр” дип исемләнгән мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандарты таләпләре буенча (пункт 3).

  • ата-аналарның (законлы вәкилләрнең) белем бирү эшчәнлегендә катнашуы өчен шартлар тудыру зарур;
  • балаларны тәрбияләүдә, аларның сәламәтлеген саклауда һәм ныгытуда ата-аналарга (законлы вәкилләргә) ярдәм итү;
  • балага белем бирү  эшчәнлегенә турыдан-туры җәлеп итү мәсьәләләре буенча ата-аналар (законлы вәкилләр) белән үзара хезмәттәшлекне җайга салу, шул исәптән гаиләнең белем бирү инициативаларына булган ихтыяҗларын ачыклау һәм ярдәм итү нигезендә гаилә белән бергә белем бирү проектларын булдыру өстендә эшне алып бару.

Стандартлар барлыкка килү белән ата-аналар белән эшләү турындагы күзаллаулар үзгәртелә, гаилә белән эшләү үзе дә үзгәрә. Яңа стандартларны гамәлгә кертү ата – аналар белән эшне хезмәттәшлекнең яңа юнәлешенә күчерәчәк.

Димәк, ата-аналар белән эшләү формалары яңадан төзелергә, принциплары, шартлары яңадан каралырга тиеш. Ата-аналар белән эшләү системасына үзгәрешләр кертү зарурлыгы бар.

Балалар артыннан күзәтү барышында ачыкланганча, кече яшьтәге балаларның күбесе ябык, балалар һәм педагоглар белән аралашуда үз гаиләсе турында сөйләгәндә генә ачыла, шулай ук балалар эшчәнлекнең башка төрләренә караганда  нәтиҗәле эшчәнлек алып баруга өстенлек бирә.

Инде күптән билгеле булганча, балалар һәм ата-аналарның уртак иҗаты алар арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр формалаштыра, баланың үсешенә уңай йогынты ясый һәм хезмәттәшлек итәргә өйрәтә. Иҗади процесс баланың һәрьяклап үсешен стимуллаштыра. Аның бармаклар эшчәнлеген камилләштерә, фикер йөртү саләтен формалаштыра, иҗади потенциалын ача. Моннан тыш, уртак иҗади эшчәнлек-кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль.

Балалар бакчасы һәм гаилә арасында ышанычлы бәйләнеш  билгеләү мөһим. Ата – аналар белән бу бәйләнешне без  кечкенәләр төркеменнән үк оештыра башлыйбыз.

Масатыбызга без түбәндәге бурычларны үтәү аша ирешәбез:

  • балалар, ата-аналар һәм педагоглар арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру;
  • педагогларны, ата-аналарны һәм балаларны иҗади үзмәшгульлеген тормышка ашыру өчен шартлар тудыру;
  • балаларның иҗади шәхес буларак үсешенә ярдәм итү (гадәти әйберләрнең матурлыгын күрергә, фантазияне күрсәтергә, хезмәт процессыннан һәм ирешелгән нәтиҗәләрдән шатлык хисләре кичерергә өйрәтү);
  • гаилә белән мәгариф учреждениесе арасында үзара ихтирам итү мөнәсәбәтен формалаштыру.

Көтелгән нәтиҗә.

Ата-аналар үз балаларының проблемаларын педагоглар белән бергә хәл итәргә һәм бергәләп баланың балалар бакчасында уңайлы көн кичерү өчен шартлар тудырырга әзер.

Педагогларның ата-аналар белән үзара хезмәттәшлек формалары

Мәктәпкәчә белем бирү педагоглары балаларның гаиләләре белән эшләүнең стандарт формаларының киң спектрын кулланалар:

1. Гаиләнең социаль статусын, аларның теләкләрен өйрәнү. Бу:

  • өйләренә бару;
  • әңгәмәләр;
  • анкеталар тутыру;
  • аноним рәвештә ата-аналар арасында анкета үткәрү, балаларны тәрбияләү һәм үстерү мәсьәләләрен ачыклау өчен, аларны нинди белгечләр белән кызыксыналарын, консультацияләр алырга теләүләрен ачыклау. Тәҗрибә шуны күрсәтә: аноним сораштыру вакытында ата-аналар кычкырып әйтә алмаган сорауларын бирәләр.

2. Күрсәтмәле эш формалары:

  • эш режимы, сәламәтләндерү чаралары турында мәгълүмат,
  • ата-аналарны балаларның тематик проектларында, бәйрәмнәрдә, җыелышларда катнашырга язма чакыру,
  • балалар иҗатының фотогазетларын, шәхси һәм төркем күргәзмәләрен рәсмиләштерү.

3. Балалар бакчасында ата-аналар өчен уздырылучы чаралар – ул:

  • шәхси әңгәмәләр;
  • балалар бакчалары белгечләре белән ата-аналар очрашуын оештыру;
  • төркемдә бәйрәмнәр, күңел ачу чаралары уздыру;
  • ата-аналар җыелышлары уздыру.

Без ата-аналарны тәрбия һәм белем бирү процессына җәлеп итәргә җыенганлыктан, педагогларның, балаларның һәм ата-аналарның уртак иҗаты аша педагогларның ата-аналар белән үзара хезмәттәшлек формаларын яңадан карарга булдык.

Без ата-аналарны җәлеп итү өчен яңа хезмәттәшлек формаларын өстәдек

  • балалар белән белем бирү процессы кысаларында төркемчек белән җентекле эш алып бару;
  • комплекслы-тематик планлаштыру нигезендә балалар белән бергәләп төрле эшләнмәләр әзерләү;
  • балалар бакчасында үткәрелгән төрле конкурсларда катнашу.

Тәрбиячеләр ата-аналар җыелышларында ата-аналар өчен «Балалар иҗатының аларның социаль адаптациясенә йогынтысы», «Вак моториканы үстерү өчен иҗади уеннар һәм күнегүләр» дигән консультацияләр тәкъдим иттеләр.

Ата-аналар зур кызыксыну белән мастер-классларда катнаштылар һәм аннан соң балалар белән өйдә төркемдә оештырылган күргәзмәләр өчен кул эшләнмәләре ясадылар.

Ата-аналар һәм балаларның уртак иҗаты аларның мөнәсәбәтләрендә тирән ышанычны үстерә. Моннан тыш, алар балада уңай сыйфатлар үстерүгә уңай йогынты ясый һәм аны нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өйрәтә. Шул ук вакытта уртак эшчәнлекнең бер конкрет генә төре зур әһәмияткә ия түгел.

Иҗат – ул үз-үзеңне күрсәтү, дөньяны танып белү һәм әйләнә-тирә дөньяга үз карашыңны формалаштыруның бик яхшы ысулы. Иҗади бала теләсә нинди проблеманы хәл итүнең иң күп юлын табачак, чөнки аның фикерләү сәләте гади кабул итү кысаларыннан чыгачак.

Уртак иҗат ата-аналар игътибары җитмәүне тулыландыра, чөнки ата-аналар, гадәттә, көнне эштә уздыралар. Иҗат ата-аналарның абруе басымын төшерә, балага үзен күрсәтергә, үз әһәмиятен тоярга мөмкинлек бирә (бигрәк тә ата-аналар баланың эшләре белән кечкенә генә күргәзмә оештырганда). Балалар һәм ата-аналарарасында уйнаган, иҗади аралашкан вакытта бик күп уңай эмоцияләр туа, бу гаиләдә аеруча җылы атмосфера тудыра.

Барлык тәрбия-белем бирү эшчәнлеге балалар бакчасында комплекслы-тематик планлаштыру нигезендә төзелә. Һәр тематик блокка без гаиләләр белән хезмәттәшлек итү формаларын һәм ата-аналарның тәрбия һәм белем бирү процессында катнашуларын планлаштырабыз.

Йомгаклау.

Фотогазета, күргәзмәләр булдыруда ата-аналарның активлыгы әлеге эш формаларының кирәкле булуы турында сөйли.

Мондый эшләнмәләр ясау буенча төп хезмәт гаиләнең өлкән әгъзаларында еш кына ятсын, әмма балалар һәр кул эше белән үзләренең шәхси катнашуларын күбрәк кертсен һәм ата-аналар белән уртак иҗат нәтиҗәләре белән бик горурлансын.

Шунысы куанычлы, балалар башка гаиләләр башкарган эшләрне зур кызыксыну белән карыйлар. Моннан тыш, балалар конкурсларда актив катнашкан өчен тәрбиячеләр узлщренщ тапшырган кызыксындыру призларына, дипломнарга шатланалар. Җмондый бәйгеләрдә җиңелүчеләр булмый, чөнки һәр ата-ана үзенең баласы приз алсын өчен тырыша.

Балалар тагын да кыюрак, иркенрәк булалар, алар педагоглар белән генә түгел, бер-берсе белән дә, хәтта үзләренең дусларының ата-аналары белән дә иркенрәк аралаша башлыйлар. Билгеле булганча, уртак чаралар һәр иҗатны берләштерәләр.

Гаилә белән хезмәттәшлекне оештыру - әзер технологияләр һәм рецептлар булмаган авыр эш. Аның уңышы педагогларның интуицициясе, инициативасы һәм түземлеге белән билгеләнә.

Шулай итеп, баланың шәхесе, индивидуальлеге, иҗади потенциалының үсеше өстендә нәтиҗәле эш алып бару өчен гаилә тәрбиясе һәм иҗтимагый тәрбия  бер-берсен үзара тулыландырып торырга тиеш.