Урок татарского языка. "Настоящий друг - это большое богатство" (5нче сыйныф, рус төркеме)

Разделы: Иностранные языки


Тип: Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү.

Максат:

  • рус телле укучыларның татар телендә бәйләнешле итеп сөйләү, үз фикерләрен эзлекле итеп әйтү күнекмәләрен ныгыту;
  • дуслык турында текст өстендә эшләп, сөйләм үрнәкләрен камилләштерү;
  • кешегә хас булган сыйфатларны белдергән сүзләрне актив лексикага кертү;
  • дус булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәклегенә төшендерү;
  • дусларны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, таратма материал (биремле карточкалар),  укучыларның “Минем дустым” исемле иҗади эшләре.

Дәрес барышы

1. Оештыру өлеше. Уңай психологик хәләт тудыру

2. Актуальләштерү

- Тактадагы сүзләрне искә төшерү.

  • дус – друг
  • чын дус – настоящий друг
  • дуслык - дружба
  • дуслаштык - подружились

- Сорауларга җавап бирү:

1. Синен дустын бармы?

2. Аның исеме ничек?

3. Аңа ничә яшь?

4. Ул ничәнче сыйныфта укый?

5. Сез кайчан дуслаштыгыз?

6. Синең дустын нинди?

7. Ул сиңа чын дус?

- Как ты скажешь:

1. У меня есть друг.

2. Мой друг учится в пятом классе.

3. Моему другу 12 лет.

4. Мы подружились летом, на зимних каникулах, в школе, в деревне, на улице.

5. Мой друг - настоящий друг.

6. Мой друг умный, верный, честный, хороший  и т.д.

7 . Настоящий друг - большое богатство.

- Укучыларны дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру.

“Чын  дус – зур байлык”.

- Чын дус һәм дус - ул бер ук атама?

Укытучы: Бүгенге дәрестә без бу сорауга җавап бирербез.

Төп өлеш

Өй эшен тикшерү (дуслык турында мәкальләр һәм якын дустың турында хикәя язып килергә кирәк иде).

Укытучы: Укучылар, дуслык турында нинди мәкальләр беләсез? (укучылар мәкальләр эйтәләр, тәрҗемәсен ачыклыйлар).

- Рус телендә нинди мәкальләр беләсез? Алар безне нәрсәгә өйрәтәләр? (дусларның кадерен белергә, аларны сакларга, ихтирам итәргә).

-  Ә хәзер үзегезнең дусларыгыз турында язган хикәяләрегезне тыңлап китик әле.

(5–6 укучы дуслары турында сөйлиләр, башкаларның иҗади эшләре җыеп алына һәм соңыннан бәяләнә).

- Бу вакытта ике укучы тактада сузләрне дөрес итеп урнаштыралар.

Таблица белән эш.

Сүзләрне урнаштыргач, таблица түбәндәгечә була:

Кешегә хас булган уңай һәм тискәре сыйфатлар:

Уңай сыйфатлар

Тискәре сыйфатлар

гадел - честный

тәкәббер - высокомерный

намуслы - порядочный

усал - злой

сабыр - терпеливый

үзсүзле - упрямый

ышанычлы - надёжный, верный

кире - упрямый

эшчән - трудолюбивый, работящий

ялкау - ленивый

ярдәмчел - отзывчивый

мактанчык - хвастун

тыйнак - скромный

тәртипсез - недисциплинированный

уңган - умелый

саран - жадный

юмарт - щедрый

 

тәртипле - воспитанный

куркак - трусливый

игътибарлы - внимательный

начар - плохой

акыллы - умный

 

хезмәт сөючән - трудолюбивый

 

тырыш - старательный

 

күңелле - весёлый

 

батыр - сильный

 

кыю - смелый

 

- Таблицаны тикшереп чыгыйк. Тәрҗемә итү.

-  Хикәяләрегездә дусларыгыз турында бик матур итеп, җылы хисләр белән язгансыз. Дусларыгызга күп уңай сыйфатлар хас икән. Бу бик әйбәт. Әмма тормыш булгач, төрле хәлләр була. Дөньяда яшәүче барлык кеше дә һәрвакыт уңай сыйфатларга гына ия булмый. Тискәре сыйфатлы кешеләр дә очрый.

- Күргәнегезчә, уңай сыйфатларны белдергән сүзләр күбрәк, ә тискәре сыйфатларны белдергәннәре әзрәк. Әлбәттә, без үзебездә тискәре сыйфатларны булдырмаска тырышырга тиеш. Ә хәзер шул таблицадагы сүзләрне терәк сүзләр  буларак файдаланып, сорауларга җавап бирегез:

- Чын дус нинди булырга тиеш? (Минемчә, чын дус ........ булырга тиеш)

- Чын дус нинди булмаска тиеш? (Минемчә, чын дус ...... булмаска тиеш)

- Дуслык ни өчен кирәк? (Минемчә, дуслык ....... кирәк?)

Аудиоязма тыңлау. "Куркак юлдаш" әкияте.

- Сез тексттан нәрсә аңладыгыз, тиешереп карыйк эле:

1. Әкияттә ничә герой? (ике)

2. Юлдашлар кая чыкканннар? (юлга)

3. Кайда барып җиткәннәр? (урманга)

4. Аларга каршы төлке чыккан? (юк, аю чыккан)

5. Бер кеше кая менгән? (агачка, агач башына)

6. Икенче кеше нишләгән? (җиргә яткан)

- Хәзер әкиятне янадан тыңлыйк та, карыйк та, дөреслекне тикшерик (аудиоязма + презентация)

- Әкият эчтәлеге картачкаларга язылган. Әйдәгез әкиятнең сонгы өлешен бергә укыйбыз, тәрҗемә итәбез:

Элекке заманда ике кеше, иптәш кушылып, юлга чыкканнар.

Боларга зур урман аркылы үтәргә туры килгән.

Урманга кергәннәр икән, боларның каршысына кинәт кенә бер аю килеп чыккан.

Моны күргәч, боларның берсе, бик куркып, агач башына менеп качкан. Икенчесе, үлгән булып, тиз генә сузылып яткан.

Аю, бу юлда яткан кешенең янында әйләнә-әйләнә, башларын, аякларын иснәгән дә ди, бер дә тимичә үз юлына киткән ди.

Аю киткәннән соң, әлеге кеше агач башыннан төшеп иптәшеннән сораган:

Аю синең колагына шыпырт кына нәрсә әйтте? – дигән.

Бу кеше әйткән:

– Аю миңа, моннан соң шушындый куркак кеше белән юлга чыкма, дип әйтте, – дигән.

- Сорауларга тексттан җавап табып уку:

1. Әкият кемнәр турында? (ике юлдаш турында)

2. Ике юлдаш кая киткән? (урманга)

3. Бу кешеләргә нәрсә очраган?  (аю)

4. Аюны күргәч, куркак юлдаш нишли? (агачка менә)

5. Аю җирдәге кешене күргәч, нишли? (аның башларын,аякларын исни)

6. Юлдашларның кайсысы куркак булып чыга? (агач башына качканы)

7. Чын дуслар нинди булырга тиеш?

8. Дус кайчан кирәк?

9. Чын дус ниләр эшли?

-  булыша (ярдәм итә)
- хөрмәт итә
- авыр хәлдә калдырмый (не оставляет)
-  мине аңлый (понимает)
- игътибарлы
- хәлемне сораша (расспрашивает о моих делах)
- һәрвакыт минем белән

Карточкалар белән эш

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр:

1)

Чын дус һәрвакыт ярдәм итә.
Чын дус теләсә булыша, теләмәсә булышмый.

2)

Чын дус миңа дәрес әзерләргә булыша.
Чын дус өй эшләрен күчерергә бирә.

3)

Чын дус гел яхшылык эшли.
Чын дус теләсә, яхшылык эшли.

4)

Чын дус авыр хәлдә калдырмый.
Чын дус авыр чакта булыша.

5)

Чын дус һәрвакыт дөресен әйтә.
Чын дус миңа дөресен сөйләми.

6)

Чын дус һәрвакыт сүзендә тора.
Чын дуска ышанырга була.

7)

Чын дус һәрвакыт булыша.
Чын дус вакыты булса булыша.

8)

Чын дус синең сереңне (секрет) кешегә сөйли.
Чын дус синең сереңне кешегә сөйләми.

11)

Чын дус  авыр чакта булыша.
Чын дус авыр чакта синең турында оныта.

12)

Чын дус синең белән кинога, дискотекаларга йөри.
Чын дус дискотекага килгәч, сине ташлап китә.

Нәтиҗә

- Чын дус турында нәрсә аңладыгыз?

1. Кеше дуссыз яши алмый.

2. Кешегә һәрвакыт дуслар кирәк.

3. Дуслык ул – иң зур байлык.

Өй эше

Дуслык турында 5 мәкаль әзерләргә.