Открытое занятие «Приключение Колобка» (на татарском языке) в подготовительной группе

Разделы: Работа с дошкольниками, Логопедия


Максат: Программа таләпләренә туры китереп балаларның белемнәрен киңәйтү, ныгыту, камилләштерү.

Программа эчтәлеге:

1) Бәйләнешле сөйләмне формалаштыруга булышлык итү; төркемнәрдә эшләргә өйрәтүне дәвам итү; темага кагылышлы сүзлек запасын активлаштыру;

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгыту.

2) Күзаллау, логик фикерләү сәләтен үстерү. Үз-үзеңне танып белергә булышлык итү.

3) Икмәк үстерүчеләргә ихтирам, ашамлыкларга сак караш тәрбияләү.

Алдан эшләнелгән эш: икмәкнең табынга килү юлы турында сөйләшү, рәсемнәр карау; бөртекле культураларны утырту (үсүен күзәтү).

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Мин бүген бакчага килгәндә берәүне очраттым. Мин аны күрсәткәнче сез аның кем икәнлеген белергә тиеш.

Ул түгәрәк, сары, битләре алсу.

Ул әбидән дә качкан

Ул бабайдан да качкан

Ул урмандагы җәнлекләрдән дә качкан. Кем икән ул?

Тәрбияче: Дөрес балалар ул йомры икмәк, күмәчкәй.

Карагыз әле. Нинди безнең күмәчкәй?

Качып йөри торгач ул адашкан ,кире кайтыр юлны югалткан. Күмәчкәй дөрес эшләгәнме, өйдән чыгып китеп. Балалар әйтегез әле олы кешеләрдән башка, үзеңә генә китәргә ярыймы?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Балалар карагыз әле, күмәчкәй ул безнең ипи. Бер ипине пешерер өчен күпме көч, хезмәт кергән.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез без сезнең белән күмәчкәйгә күрсәтеп китик әле бер ипи пешерер өчен ниләр эшләргә кирәклеген.

Тәрбияче: Иң беренче без сезнең белән ашлык чэчэбез, әйдәгез бергәләшеп утыртыйк әле. Сез дә миңа булышыгыз. Игеннәр тишелеп чыксын өчен аңа кояш җылысы,яңгырлар кирәк. Бездә сезнең белән су сибик. Шуннан соң гына ул безнең матур ямь-яшел булып тишелеп чыга. Без сезнең белән узган шөгылебездә чәчкән ярмаларыбыз тишелеп чыккан. Менә алар нинди яшел төстә. Соңыннан аларның менә шундый башакларыбарлыкка килә. Көз җиткәч урып сугу эшләре башлана. Игеннәребез ындыр табагына кайта. Шушы ярмаларны тегермәннәргә алып баралар. Ярмадан он ясыйлар. Балалар карагыз әле элеккеге тегермәннәр җил ярдәмедә эшләгәннәр. Әйдәгез әле без дә сезнең белән җил тегермәннәрен эшләтеп карыйк (һәр балага вертушкалар бирелә өрү һәрәкәтләре ясыйлар 2-3 тапкыр).

Тәрбияче: Иреннәрне алга сузып җиңелчә өрәбез. Сулыш гимнастикасы.

Булдырдыгыз балалар

Ә менә хазер оныбыз әзер.

Тәрбияче: Күмәчкәй пешерер өчен безгә тагы нәрсәләр кирәк була? (сөт, тоз, шикәр комы, май)

Тәрбияче: Мин хазер пешекче булам. (Тәрбияче яулык бәйли, алъяпкыч кия) Хазер бергәләп күмәчкәй пешерер очен камыр куябыз. Камырыбыз кабара торсын, ә безсезнең белән ял итеп алабыз.

Физминутка

Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга
Ә аннары артка.
Уңга, сулга борабыз
Аннан карап торабыз.
Иңнәрне сикертәбез
Кулларны биетәбез
Алга, артка сузып
Күңелле ял итәбез.

Тәрбияче: Менэ камырыбыз әзер.

Тәрбияче: Ә хазер барыбызда пешекчеләр булабыз, (алъяпкычлар һәм башларына калфаклар кияләр). Кулларыбызны да юып алабыз да өстәлләр янына якынырак килегез (өстәлләрдә куналар бала саны буенча). Балалар без сезнең белән камырдан күмәчкәйләр ясарбыз.

Тәрбияче: Менә безнең күмәчкәйләребез әзер. Без аларны пешерергә аш бүлмәсенә кертәбез.

Тәрбияче: Без сезнең белән уен уйнап алыйк.

Муз.уен. “Куш кулым”

Тәрбияче: Без биегән арада күмәчкәйләребез пешкән. Әйдәгез әле кунакларны сыйлык һәм үзебез дә бергәләп сыйланыйк.

Тәрбияче: Без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек?

Балалар: Ипи турында.

Тәрбияче: Бик дөрес.

Тәрбияче: Сез бүген бик актив булдыгыз, булырдыгыз. Шуның белән шөгылебез тәмам.