Урок татарского литературного чтения на тему «Лето наступило»

Разделы: Начальная школа


Дәреснең максатлары:

  1. Белем бирү максаты:

    Ел, җәй фасылларына караган лексиканы активлаштыру, сөйләм телен үстерү.

  2. Фикер үстерү максаты:

    Фикерләү операцияләреннән чыгып, чагыштыра, анализлый, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен камилләштерү.

  3. Тәрбия бирү максаты:

Табигатькә сакчыл караш, соклану хисләре тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау:

1. Компьютер, проектор, экран, карточкалар.

2. Р.З.Хәйдәрованың 3 нче сыйныф өчен “ Күңелле татар теле “дәреслеге. “Татармультфильм”, 2013 ел.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

1. Дәрескә әзерлекне тикшерү. Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар!

Балалар: Исәнмесез!

Укытучы: Кәефләрегез ничек?

Балалар: Бик яхшы, кояшлы иртә кебек!

Укытучы: Сез дәрескә әзерме?

Балалар: Әйе, әзер!

Укытучы: Бүген кем дежур?

Укытучы: Дәрестә кем юк?

Укытучы: Хәзер елның нинди фасылы?

Укытучы: Бүген ничәнче май?

Укытучы: Атнаның нинди көне?

II. Актуальләштерү.

1. Фонетик күнегүләр.

{Җ} авазы. Җәй, җиләк, җил, җылы, җыя, җим, җир сүзләрен әйттерү.

2. Ел фасылларына караган лексиканы активлаштыру.

Бу шигырьләр нинди ел вакытларына, кайсы рәсемгә туры килә?

1) Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана-

Бу кайчак була? (1 слайд)

2) Һәр җир карланган,

Сулар бозланган

Уйный җил- буран,

Бу кайчак туган? (2 слайд) (Габдулла Тукай)

3) Гөрләвек ага,

Кояш елмая.

Торналар үтте

Тезелеп бая. (3 слайд)

4) Матур җәй, кил безгә,

Кил, кил тизрәк син безгә,

Гөлләр белән бизәп җирне,

Чәчәкләр бир син безгә! (4 слайд) (Бари Рәхмәт)

3. Сүзләр һәм сүзтезмәләрнең кайсысы җәй турында?

2 нче күнегү (73 нче бит)

Яңгыр, буран, җәйге каникул, язгы җил, бал кортлары, сары яфрак, кызыл җиләк, салкын көн, ап-ак кар, күбәләкләр, яшел үлән, җылы кояш.

4. Малай бу киемнәрне кайчан кия? Рәсемнәр күрсәтү. (5 слайд)

Чалбар, итек, тун, башлык, күлмәк, свитер, туфли.

III. Дәреснең максатын белдерү.

- Укучылар, без сезнең белән бүген җәй темасына караган сүзләрне кабатларбыз, текст укырбыз.

IV. Төп өлеш. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

1. Ситуатив күнегүләр (төркемнәрдә эш)

1 нче төркемгә:

Спроси у друга:

Когда завершается учеба в школе?

(Җавап) Мәктәптә уку кайчан тәмамлана?

Когда начинаются летние каникулы?

(Җавап) Җәйге каникуллар кайчан башлана?

2 нче төркемгә:

Сообщи о признаках лета:

(Җавап) Җәй көне көннәр озын, төннәре кыска. Кояш кыздыра.һ.б.

3 нче төркемгә:

Как скажешь о том, что ты летом загораешь, купаешься, ходишь в лес, собираешь ягоды, грибы.

(Җавап) Мин җәй көне кызынам, су керәм, урманга йөрим, җиләк, гөмбә җыям.

2. Физминутка. (6 слайд)

“Яңгыр тамчылары” уены.

Балалар яңгыр тамчылары астында йөрү хәрәкәтләре ясыйлар. Кояшлы яңгыр тамчыларының матурлыгына соклангандай, кулларын күтәреп әйтәләр:

Балалар: Бу-Ләйсән!

Укытучы: Без яңгыр тамчылары.

Балалар: Бу-Ләйсән!

Укытучы: Җәйге яңгыр булабыз.

Балалар: Бу-Ләйсән!

Укытучы: Кояшлы яңгыр булып,

Күңелләргә тулабыз!

3. Сүзлек эше. (7 слайд)

Ямьле – красивый

Тиздән – скоро

Тәмамлана – завершается

Сайрый – поет (о птицах)

Күбәләк – бабочка

Эссе – жаркий

Җәйге – летний

Уку – учеба

Озын – длинный

Кыска – короткий

4. Аудирование.

Прослушайте и скажите, что добавлено во втором предложении каждой пары.

1). Җәй көне көннәр озыная.

Җәй көне көннәр озыная,төннәр кыскара.

2). Бал кортлары бал җыялар.

Бал кортлары чәчәкләрдән бал җыялар.

5. Дәреслек белән эш.

– Укучылар, китапларның 73 нче битен ачыгыз, 4 нче күнегүне табыгыз.

Текстны уку.

    1. Укытучы текстны укый.
    2. Укучылар пышылдап укыйлар.
    3. Укучылардан чылбырлап укыту.
    4. Сорауларга җавап бирү.

а) Мәктәптә укулар кайчан тәмамлана?

б) Җәй көне көннәр нинди?

в) Җәй көне төннәр нинди?

5) - Докажи,что ты любишь летние каникулы.

(Җавап) Мин җәйге каникулларны яратам, чөнки...

6). Текстка исем бирү.

V. Ныгыту.

Җәй билгеләре турында диалог төзү. (парларда эшләү)

VI. Йомгаклау.

Укучылар, без дәрестә нәрсәләр эшләдек?

VII. Билгеләр кую.

VIII. Өй эше бирү.

5 нче күнегү, 78 бит. Җөмләләрне киңәйтеп языгыз.