План-конспект открытого занятия по ПДД «Приключения Хужа Насретдина в городе» (на татарском языке)

Разделы: Работа с дошкольниками, Логопедия


Программа эчтәлеге:

– Балаларның юл билгеләре Һәм аларның вазифалары турында белемнәрен ныгыту.
– Балаларның юл чатларында җәяүлеләрнең хәрәкәтен регламентлаучы билгеләр белән таныштыру.
– Балаларның авазларны дөрес итеп әйтүләрен драматизация аркылы ныгыту.
– Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
– Балалар белән дуслык турында әңгәмә уздыру.
– Дусларга карата җылы, ихтирамлы мөнәсәбәт, бер – береңә ярдәмчелек хисе тәрбияләү.
– Матур әдәбиятка мәхәбәт уяту.

Җиһазлау: перекресток, светофор, юл билгеләре.

Дәрес барышы.

Зал урам рәвешендә бизәлә. Урам чатында-светофор, юл билгеләре. Залның yң ягына табло урнаштырыла.

Алып баручы.

Бик якын туганмы сез?
Ерактан килганме сез?
Дуслашырга бер сүз җитә;
Сихри сүз – исәнмесез!
Шушы сүзне ишетүгә
Йөрәгем эреп китә...
Исәнмесез.
Бу сүз яшәргә көч бирә,
Йөз ел яшисе килә
Исәнмесез!
Исәнмесез!

“Кунаклар” җыры (Х. Хафизова сузларе.Г. Сабирова кее) башкарыла.

1 нче бала.

Рәхим итеп карагыз
Безнең бу тамашаны.
Kүңелләрегезгә хуш килер,
Без моңа ышанабыз.

Насретдин ишәге белән юл чатына килеп керә hәм юл кагыйдәләрен боза. Юл хәрәкәтен көйләүче сыбызгысы белән аны туктата.

Насретдин. – Әссәламегаләйкүм! Исәнмесез! Сезнең шәhәрдә базар кайда урнашкан? Базарыгызны бик мактаганнар иде. Мена Сандугачым белән –шәһәр күрергә килдек.

Хәрәкәт көйләүче.

Нинди хәл бу, дуслар?
Бу нинди тәртипсезлек?

Насретдин. – Бу... Сандугач гаепле. Ул йөрми юлдан карап. Шәhәрне күргәч ашыкты. Була яздык харап.

Хәрәкәт көйләүче. Насретдин әфәнде, монда бернинди дә сандугач юк.

Насретдин. Ник, минем дустым – 4 аяклы, 2 колаклы, 1 койрыклы Сандугачым.

Хәрәкәт көйләүче. Ни өчен Сандугач исемле соң ул? Документы кайда?

Насретдин. Чөнки ул сандугач шикелле сайрый белә. Сайрап күрсәт әле, матурым.

Ишак. Иа-иа-иа.

Насретдин. Документы менә монда (күрсәтеп аңлата): 421-ИШ. 4 – аяк, 2 – колак, 1 – койрык, ИШ – ишәк. Шуны да белмисең инде? Үзең юл саклап тоpaсың. Моны балалар да белә хәтта.

Хәрәкәт көйләүче. Ә син балаланың белгәнен ничек сиздең соң?

Насретдин. Синең шикелле документ сорамыйлар бит алар. Базар кирәк миңа, ничек барасы?

Хәрәкәт көйләүче. Сез юл йөрү кагыйдәләрен белмисез, Сезгә өйрәнергә кирәк. Биредәге урамда “Булган кызлар” бәйгесе бара, бәйге барышында белемегезне баета аласыз.

(Бәйгедә катнашкан кызлар юл кагыйдәләрен белүләрен күрсәтәләр. “Кагыйдәләр” җыры (Х. Хафизова сүзлүре, Ф. Галимов көе) башкарыла.)

Малай.

– Юл знаклары безгә
Бик күп нәрсә әйтәләр.
Кирәк чакта өйрәтәләр,
Кирәксә – кисәтәләр.

Зебра.

 – Юлда аклы сызык күрсәң –
Булыр чыгу урыны.
Мин булмаган җирдә чыксаң –
Машина бүләр юлыңны.

Мине күрсәң дә, ашыкма,
Светофорга кара син!
Юл читендә басып тора
Өч күзле бер командир.

Светофор.

– Урамнарны күзәтәм.
Узганнарны кисәтәм.
Чатта торам мин,
Сакта торам мин.
Янып тора өч күзем,
Күреп тора ич сезне,
“Кугалма”, – ди кызыл кузем,
“Сабыр” – дия сары кузем,
“Ярый”, – дия яшел кузем.

Хәрәкәт көйләүче.

Һәлакәтләр булмасын дип,
Телидер һәрбер йөрәк.
Шуңа күрә дә йөргәндә
Бик сак булырга кирәк!

Насретдин. Сандугачым, өйрәндеңме инде? Мин барын да аңладым. Барысы өчен да рәхмәт сезгә. Ә хәзер безгә тизрәк базарга барып җитәргә кирәк.

(Алып баручы аңа юл күрсәтә. Саубуплашалар.)