Развитие речи детей с речевыми нарушениями средствами фольклора

Разделы: Работа с дошкольниками


Keшe борынгы заманнардан ук баласын ана теленә өйрәткән, тел хәзинәсенең матурлыгын, аның күңеленә сеңдерергә тырышкан.
Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсәләләрнең берсе булып тора. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлеклелектә, ашыкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен, сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барылырга тиеш. Ә бу максатларны тормышка ашыруда балалар фольклоренең, халык авыз иҗаты әсәрләренең әһәмияте гаятъ зур.
Татар халык аваз иҗаты (фольклоры) - халкыбызның исемсез кешеләре тарафыннан иҗат ителгән һәм буыннан – буынга сөйләнеп килгән әсәрләрдән тора. Аларга әкиятләр, җырлар, бәетләр табышмаклар, такмаклар, үртәвечләр, такмазалар, мәкаль һәм әйтемнәр керә.

Боларның иң зур күпчелеге борынгы заманнарда ук иҗат ителгән, ә вакытлар узу белән, алар үзгәрә килгәннәр. Шул процесста аларны иҗат итүчеләрнең исемнәре дә онытыла барган.
Кемдер тарафыннан иҗат ителеп, башкалар шомарткан һәм инде иҗат итүчеләре онытылганлыктан, мондый әсәрләрне халык авыз иҗаты, икенче төрле фольклор дип атыйлар. Кыска гына итеп әйткәндә, татар халык авыз иҗаты-күп кешенең уртак иҗат җимеше.
Татар халык авыз иҗатының балалар фолклоры да бик бай һәм киң таралган.
Безнең балаларыбызны тәрбияләү бишек җырларыннан башлана. Балаларның теле ачылгач без аларга бармак уеннары, мәкалләр, әкиятләр укыйбыз.
Фольклор аша балалар дөрес сөйләшергә, җөмләләр төзергә, сораулар бирергә генә өйрәнмиләр, төрле -төрле яңа әкиятләр, хикәяләр уйлап чыгаралар. Мәкальләр балаларның сүз байлыгын тагыда арттыра һәм баета, балалар мәкальләрне киләчәктә үзләренең сөйләм телләрендә кулланалар.
Әкиятләр балаларның иң яраткан әсәрләре. Әкиятләр аша балалар халкыбызның элеккеге тормышы, гореф-гадәтләре, хайваннар дөньясы, вакыт, ел фасыллыары, табигать, тирә-юнь белән танышалар, тылсымлы әкият персонажлары белән очрашалар. Бала әкиятләрне тыңлап, уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнә, күңеле белән гаделлек, дөреслекнең җиңелүен тели. Әкиятләр балаларда матурлыкка, изге эшләргә соклану, усаллыкка, явызлыкка нәфрәтләнү, шулай ук яклаучысызларны кызгану, кайгырту кебек хисләр тәрбияли.

Әкиятләр балаларның сүз байлыгын үстерүдә мөһим роль алып торалар.
Балалар әкиятләрне тыңлап кына калмыйлар, алар үзләредә әкият геройлары ролләрен башкаралар һәм уйныйлар.
Уен уйнаганда бала фикер йөртә, бәхәсләшә, исбат итә, болар барысыда сөйләм телен үстерә һәм баета.
Әкиятләр аша бала үзенең сөйләм телен генә түгел, дөрес итеп язаргада өйрәнә, санарга, чагыштырырга, уйларга, ә болар барысыда мәктәптә алдынгы булып уку өчен бик кирәк булачак.
Безнең балалар бакчасында сөйләм телендә кимчелекләре булган балалар өчен татар логопедия төркеме эшли, безнең максат сөйләм телендә булган кимчелекләрне төзәтү, авазларны дөрес әйтергә өйрәтү, сүз байлыгын үстерү-баету, бәйләнешле сөйләм үстерү, үз туган телебездә сөйләшергә өйрәтү.
Шушы максатларга ирешү өчен безнең балалар бакчасында сөйләм телендә кимчелекләре булган балалар өчен еллык перспектив эш планы төзелгән(зурлар һәм мәктәпкә чыгарылыш төркемнәре өчен), һәр атна саен бер тема белән логопед балаларны таныштыра.
Балалар тема белән танышканнан соң, без тәрбиячеләр логопед белән үзара аралашып бергә бу темаларны балаларның хәтерендә калдыру өчен һәм сөйләм телендә кимчелекләрен бетерү өчен эшли башлыйбыз. Без үзебезнең эшебездә, югарыда әйтеп үтелгән балалар фольклорын кулланабыз, татар халык әкиятләре белән бер рәттән балалар белән бергә уйлап тапкан әкиятләрнедә уйныйбыз.  Безнең әкиятләрдә һәрвакыт дуслык, гаделлек җиңә һәм әкиятләребезне фольклор уеннар белән тәмамлыйбыз.
Сезгә үзебезнең эшебездә кулланган әкият эшкәртмәләрен тәкъдим итәбез.
1. “Уйный-уйный өйрәнәбез” дигән эшкәртмәбез кышкы урман, урманда кыш көне яшәүче җәнлекләр турында-без монда балаларны ел фасыллары кыш, кыргый җәнлекләр белән таныштыруны дәвам итәбез һәм урмандагы маҗаралар турында әкият күрсәтәбез. (Мәктәпкә чыгарылыш тәркеме.)
2. “Урман универсиадасы” бу эшкәртмәбездә без урман җәнлекләре, кошлары белән Казанда узачак җәйге универсиадага әзерләнү эшен алып барабыз. [3] Бу әкиятне без балалар белән бергә уйлап чыгарып күрсәттек. Әкият аша балалар ел фасыллары кыш, җәй, җәнлекләр, спорт төрләре турындагы белемнәрен, сүз байлыкларын арттыра, сөйләм телен үстерә. (Зурлар төркеме.) (Приложение 1)
3. “Күмәчкәй”-әкият эшкәртмәбездә без балаларны ипи, кыргый җәнлекләр, сөйләмендә кимчелекләре булган балалар сүзләрне, авазларны дөрес әйтүне өйрәтүче ысуллар белән таныштыруны дәвам итәбез. [1]  (Зурлар төркеме.) (Приложение 2)
4. “Хуҗа Насретдин” - театр эшкәртмәбездә без юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәребезне аттыруны дәвам итәбез, без үзебезнең  татар-халык геройлары белән танышабыз. Бу нәни театр эшкәртмәбез белән без “Сәйләмнәр-2009” район балалар фестивалендә катнашып “Балалар театры”дигән номинациядә җиңеп диплом белән бүләкләндек. (Мәктәпкә чыгарылыш тәркеме.)
5. “Йомры икмәк” әкият эшкәртмәбездә без балаларны ипи, кыргый җәнлекләр, сөйләмендә кимчелекләре булган балалар сүзләрне, авазларны дөрес әйтергә, авазларга анализ ясарга, сүзләр язарга, җөмләләр төзергә өйрәтүне әкиятләр аша дәвам итәбез. (Мәктәпкә чыгарылыш тәркеме.)
6. “Әкиятләр дөньясында”- бу эшкәртмәбезнең эчтәлеге яңача “Теремкәй” әкияте. Әкият аша балалар йорт, йорт хайваннары, кыргый хайваннар, дуслык турындагы белемнәрен арттыралар. ( Зурлар төркеме.)
7. “Әкияткә сәяхәт”- әкият- эшкәртмәбездә без балаларны ипи, йорт хайваннары, йорт кошлары, дуслык белән таныштыруны дәвам итәбез. (Зурлар төркеме.)
8. “Өч кыз”-татар халык әкияте аша без үзебезнең дөньяда иң якын, иң кадерле кешеләребез әниләребезгә карата хөрмәтле, мәрхәмәтле, сабыр холыклы, яратып торучы балаларны тәрбичләүбезне дәвам итәбез. (Зурлар төркеме.)
9. “Шәһәр урамы”- нәни театр эшкәртмәбез балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүгә, халык геройлары белән таныштыруга багышланган. Без балалар белән “Яшел дулкын” район –ара юл йөрү кагыйдәләре конкурсында катнашып диплом белән бүләкләндек. (Зурлар төркеме.)
10. “Карга боткасы”- әкият  эшкәртмәбездә без балаларны халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштырабыз һәм ел саен урамда төрле әкият геройлары, халык геройлары катшашында бәйрәм уздырабыз.
11. “Без, без, без идек”- фольклор кичә. Балаларны татар халкыбызның табышмаклары, уеннары, мәкальләре, бишек җырлары, тизәйткечләре белән таныштыруны дәвам итү.
Монда әйтеп үткән барлык эшкәрмәләрнең эчтәлегендә әкиятләр генә түгел, уеннар, мәкалләр, җырлы-биюләр, тизәйткечләр, үртәвечләр, эндәшүләр - фольклорның барлык төрләредә кулланылды. (Приложение 3)

Литература.

  1. Сәләхиева Г. Дуслар җыелган җирдә // Мәгариф. - 2003. - №3. - С.41-44.
  2. Нәкый Исәнбет. Отканга мәкаль, тапкырга табышмак. Яр  Чаллы, “Идел-йорт” нәшрияты, 2000, 92 бит.
  3. Хөснияр З. Урман универсиада // Салават күпере. - 2010. - №1. - С.6.
  4. Татарская поэзия и фольклор в детском саду / Сост. Р.А. Файзуллина. – Казань: Татарское книжное издательство, 1982. – 65 с.
  5. Татар халык и иҗаты. Мәкәльләр һәм әйтемнәр. Казань, 1987.